Канлы үләннән ясалган даруларның шифасы турында борынгы әби-бабалары- быз да белгән, им-томчылар, халык дәвачылары аның судагы төнәтмәләре белән күптөрле чирләрне, аерып әйткәндә, тире авыруларын дәвалаган икән. Бүгенге көндә дә аны кулланучылар байтак. Чирләрне алдан кисәтү йөзеннән, шау чәчәкле сабакларын миллек пешекли торган ләгәндә төнәтеп, шуны мунча кергәндә аз-азлап кына юына торган суыңа катнаштырсаң яхшы. Шәхсән үзем, май кычытканы белән канлы үләнне урып, мунча чоланына көлтәләп асып киптерәм. Мунча себеркесе бәйләгәндә, 1-2 сабагын миллеккә кыстырып калдырам. Бакчада эшләгәндә, кулым киселсә, корт чакса, черки тешләсә, шушы үлән сабагын сындырып, кызгылтсу сыекчасын ярага сөртәм. Оныгым Фәнил шуны сөртеп, кулындагы сөялен бетерде.
Фармацевтлар аның төнәтмәсен папилломаларны, миңнәрне сөялләрне юк итә торган "Папиллайт" даруын ясаганда куллана икән. Канлы үлән сыгынтысы бактерицид мазҗларга кушыла, лейкопластырларга сеңдерелә. Бу составны ялкынсынуга көзән җыеруга каршы торучы, төрле шешләрне дәвалауда кулланылучы, кычынуны авыртуны басучы, нервларны тынычландыручы, үт суын һәм сидек кудыртучы, җәрәхәтләрне төзәтүче дарулар ясаганда катнаштыралар. Русларның канлы үләнне "чистотел" дип атавы очраклы хәл түгел. Ул зарарлы гөмбәчекләр китереп чыгарган тире авыруларын дәвалауда дерматологлар тарафыннан күптәннән киң кулланыла. Галимнәр аның яман шеш күзәнәкләре үсешен туктату, метастазлар таралуын йөгәнли алу үзлеген ачкан, шунлыктан онкология өлкәсендә куллана башлаганнар