Башкортстанда Сабантуй көннәрендә алкоголь сатуны чикләячәкләр. Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә искә төшерде. Аның сүзләренчә, республиканың һәр районында спиртлы эчемлекләрне тыю гамәлдә булачак.
— Минемчә, бу дөрес карар. Кемгәдер ошый, ә кемгәдер ошамый. Без барысын да дөрес эшләячәкбез, —дип белдерде Башкортстан башлыгы.
Хәбиров шулай ук район башлыкларына «тулысынча коры законны» бозучылар белән эш итәчәкләрен кисәтеп мөрәҗәгать итте.