Вокал, халык музыка кораллары, бию, рәсем сәнгате бүлекләрендә укып башлангыч һөнәри белем алган кыз һәм егетләр алкышлар астында район мәдәният сараеның фойесыннан үттеләр. Шунда ук рәсем сәнгате бүлегендә укыган чыгарылыш укучыларының иҗат эшләреннән бай күргәзмә оештырылган иде. Балалар сәнгате мәктәбе директоры Гөлназ Рәхимҗанова күргәзмә белән танышып матурлыкка сокланырга чакырды.
Район мәдәният бүлеге начальнигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Хәмәтов чыгарылыш укучыларын истәлекле көннәре белән тәбрикләде һәм аларның сәнгать мәктәбендә яшьтәшләре белән аралашып зур дөньяга адым ясауларын билгеләде. Алдагы гомерләрендә сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде.
Вокал бүлеге преподавателе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева балалар сәнгате мәктәбенең тарихы белән кыскача таныштырып үтте. Беренче директоры Джемма Вильданова эшләгән елларда мәктәпнең беренче чыгарылышы белән башлангыч һөнәри белем алган белгеч 1998нче елдан шушы учреждениега директор итеп билгеләнүе, җиде ел дәвамында җаваплы йөкне иңнәрендә уңышлы алып баруы турында сөйләде.
—Авыр еллар иде бу. СССР таркалгач, илебездә икътисади кризис башланды. Шулай булуга карамастан, без мөмкинлекләрне киңәйтеп кенә калмадык, мәктәпне сәнгать дөньясына әйләндердек. Бездә Раушания Йосыпова, Наил Галләмов кебек чын пролфессионаллар эшли. Яңа буын преподавательләр дә сынатмый. Эльмира Гайфуллина, Альберт Шәйхлисламов, Рәзидә Әхмәтова, Ләйсән Субушева һәм башкалар турында күп сөйләргә була. Альберт Шәйхлисламовның укучылары арытабан сәнгать юлын сайлыйлар. Бездә бик дус коллектив. Барлык преподавательләр заманча җиһазлар белән эшли. Бу җитәкчеләребезнең хәстәрлеге нәтиҗәсе.
Кадерле чыгарылыш укучылар! Сезгә бар яхшылыкны телим. Алган белемегезне тормышта уңышлы кулланыгыз, — диде Рая Мәснәви кызы.
Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Альбина Гыйльметдинова балаларның сәләтләрен ачып, арытабан үстергән укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерде.
—Балалар сәнгате мәктәбе — ул балаларның күңеле, матурлык дөньясы ачылган урын. Балалар күз алдында үстеләр. Монда сезнең тырышлык зур,—диде укытучыларның эшен бәһалап.
Рәсем сәнгате преподавателе Ксения Шакирова балаларын балалар сәнгате мәктәбенә ышанып китергән ата-аналарга рәхмәт белдереп җылы теләкләрен җиткерде.
Аннары Дамир Хәмәтов укучыларга балалар сәнгате мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшырды.
Автор фотолары
Тулырак язманы “Балтач таңнары” гәзите битләрендә укырсыз