Иске Уразай авылыннан Заһия һәм Нәзир Шәяхмәтовлар 1974нче елның май аенда кавышалар. Нәзир Гайнелҗан улы гомере буе урман хуҗалыгында эшли. Коммунистик хезмәт һәм унынчы бишьеллыкның ударнигы ул. Заһия Фазылгаян кызы мәктәптә эшли.
Өч бала тәрбияләп олы тормыш юлына озата алар. Бүген алар 7 оныгының уңышларына шатланып яши.
Чара барышында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев 50 ел бергә яшәгән Заһия һәм Нәзир Шәяхмәтовларга БР Башлыгының Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Ары таба да парлап, балалар, оныклар җылысын тоеп, озак еллар яшәргә насыйп итсен сезгә.