Аңа өстәмә белем бирү педагогы Илюза Ахтариева җитәкчелек итә. Электән Лариса Нуртдинова алып барган берләшмә эшен уңышлы дәвам иттерә. Балалар һәм үсмерләр куллануда булган бер тапкыр кулланыла торган кавырсын кашыклар, пластик шешәләр, шешә бөкеләре, кәгазь калдыклары, төрле орлыклар, чикләвек, күркә һәм башкаларга икенче гомер бирә. Алардан күп төрле эшләнмәләр ясыйлар. Картина, сувенирлар, композицияләр күргәзмәләрнең үзәгеннән урын алалар.
Бу берләшмә эше әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына да зур адым. Куллануда булган әйберләр тузылып ятмый, күзнең явын алырлык могҗизага тиң кул эшенә әверелә.
Авторр фотолары