Новости
19 Май 2024, 15:01

Бөре тамашачыны тарих төпкеленә алып кайтты

Бөредәге “Вакыт агымы” тарихи фестиваль  1944 елдагы    Белоруссиядәге совет гаскәрләренең «Багратион”  операциясе реконструкциясе белән тәмамланды.  ТХРда икенче тапкыр техника катнаша. Икенче ел рәттән авиация – Сталин лачыннары   да читтә калмады.

Бөре тамашачыны тарих төпкеленә алып кайттыБөре тамашачыны тарих төпкеленә алып кайтты
Бөре тамашачыны тарих төпкеленә алып кайтты

Бөре. 19 май -"Балтач таңнары". Бөредәге “Вакыт агымы” тарихи фестиваль  1944 елдагы    Белоруссиядәге совет гаскәрләренең «Багратион”  операциясе реконструкциясе белән тәмамланды.  ТХРда икенче тапкыр техника катнаша. Икенче ел рәттән авиация – Сталин лачыннары   да читтә калмады.

“Бөре кирмәне”  музей комплексы быел үз тарихында  тугызыны  тапкыр  тамашачыларны  “Вакыт агымы”  хәрби-тариххи реконга җыйды. Вакыйга белән бәйле туризмны үстерү максатында,  ул  соңгы елларда  киң масштабта уза. Фестивальдә катнашырга теләк белдергән реконструктор саны елдан-ел арта.  Тарихка битараф булмаган тамашачылар да ерак төбәкләрдән үк килә.     Биредә  интерактив мәйданчыклар эшли. Реконструкторлар тамашачыны төрле чорларга алып кайта. “Вакыт агымы” нда булучылар   хәрби-тарихи лагерьлар мәйданчыклары, славян дружинасы лагере, башкорт кочевьесы, 1812 елдагы “ Укчы лагере” рус армиясен кыр лагере, 1916 елдагы Россия  империясе армиясе лагере 1944 елдагы Кызыл армия лагерьлары белән таныша алдылар.   

 

Шулай ук биредә  борынгы халык кәсепләре күрсәтелә.  Төрле чорның уеннары һәм күңел ачу чаралары белән танышырга мөмкин.    Ретро-техника һәм тарихи корал күргәзмәләре эшли. Алар янында истәлеккә фотога төшүчеләрдән озын-озын чират тезелә. Чөнки тамашачылар шулкадәр күп.  

- Без бирегә Октябрьский  шәһәреннән килдек. ГАЗ-67 автомашинасын һәм БА-65 бронеавтомобильләрен күрсәтәчәкбез.  “Вакыт агымы” тамашачыны хәйран итәрлек чара, - ди Альберт исемле  ролевик,  “Вакыт агымы”нда күргәннәре белән уртаклашып.  

 Самара, Оренбург, Сарапул, Пермь, Яр Чалы, Киров, Чиләбе¸Уфа, Октябрьский шәһәрләреннән      реконструкторлар  фестиваль барышында  берничә арихи ваыйганы сурәтләп күрсәтте.  “Сугышлар һәм Геройлар чоры” серясендәге тамашаларның берсе  Бөек Ватан сугышының 1944  елдагы  Урал ирекле танк корпусы сугышчы - җирдәшләр батырлыгына һәм истәлегенә багышланды. Реконструкция  барышында ролевикар  совет гаскәрләренең  Белоруссия җирендәге  23июнь-29 август көннәрендә дәвам иткән “Баратион” һөҗүм операциясен  торгыздылар.

-Сталинград сугышы, Курск дугасындаы алышлар артта калды. Совет гаскәрләре кыю адымнар белән фашистларны үз ояларында дөмектерергә юл алды,- диде  тамашаны алып баручы реконструкциянең масатлары белән таныштырып.

  Тарихи реконструкция  мәйданыгына 1937 елгы 45-мм танкка каршы пушка (53-К), 1942 елгы 76 мм дивизия пушкасы (ЗИС-3),  М-72 совет  мотоциклы,ГАЗ-67 автомобиле, БА-64Б совет җиңел бронеавтомобиле,   Сталин лачыннары” очкычы,  дошман ягыннан 75 мм тау пушкасы М15 танкка каршы САУ Marder III (Куница),  күп максатлы raupenschlepper Ost  тракторы,    R-71 һәм R-32 мотоцикллары   мәйданга чыкты.

 

Бөре тамашачыны тарих төпкеленә алып кайтты
Бөре тамашачыны тарих төпкеленә алып кайтты
Бөре тамашачыны тарих төпкеленә алып кайтты
Бөре тамашачыны тарих төпкеленә алып кайтты
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас