Новости
17 Май 2024, 01:00

Якын кешең үлгәч ни өчен еламаска, яшь түкмәскә кушалар?

 Мәет су эчендә ятар, дигәннәре дөресме?  

Якын кешең үлгәч ни өчен еламаска, яшь түкмәскә кушалар?Якын кешең үлгәч ни өчен еламаска, яшь түкмәскә кушалар?
Якын кешең үлгәч ни өчен еламаска, яшь түкмәскә кушалар?

Шатлыктан да, кайгыдан да түгәргә туры килә. Күз яше дигәнең адәм баласын әнә шулай гомер буе озата бара. Соңгы арада бигрәк тә юлдаш булды ул безгә. Мөселман кешесе өчен елау – ни дәрәҗәдә күркәм гамәл?

Якын кешең үлгәч ни өчен еламаска, яшь түкмәскә кушалар?

 Мәет су эчендә ятар, дигәннәре дөресме?

«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән шул сорауларга җавап эзлибез.

– Якын кешең үлгәч, еламаска, яшь түкмәскә кушалар. Мәет су эчендә ятар, диләр. Ул ни өчен шулай әйтелә?

 – Мәетне озатканда адәм баласының күңеле нечкәреп, еларга теләге бар икән, ул вакытта еларга рөхсәт ителә. Моның бернинди зыяны да юк. Әмма кычкырып, башны диварга бәреп, чәч йолкып, акырып елау – шәригатебез буенча рөхсәт ителмәгән гамәл. «Раббым, минем якынымны ник үзеңә алдың?» – дип, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә каршы килеп, аңа ризасызлыгыбызны белдереп, еларга ярамый. Еласаң, мәет суда ятачак, дигән ышануга килгәндә, хәдисләрдә, аятьләрдә бу хакта бер сүз дә юк. Кеше артык борчылмасын, үлемнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган тәкъдир икәнен аңласын, Аллаһы Тәгаләдән якынының гөнаһларын гафу кылуны сорап дога кылсын дигән ният белән әйтелә бу.

ВТ

Автор:
Читайте нас