Башкортстанда бензин кыйммәтләнгән. Автомобиль ягулыгы бәяләре өченче атна рәттән арта, дип китерә Росстат мәгълүматлары.
Статистиклар мәгълүматлары буенча, 7 майдан 13 майга кадәр бер атна эчендә ягулык бәясе илнең 39 төбәгендә арткан. Шул ук вакытта Россиянең биш субъектында бәяләр кимегән.
Башкортстанда бер атна эчендә бензинның уртача бәясе өч тиенгә арткан, АИ-92 бензины литрына 52,75 сумнан 52,78 сумга кадәр, АИ-95 бензины 54,15 сум, АИ — 98 һәм аннан югарырак 66,29 сумга җиткән. Дизель ягулыгы бәясенең литры 62,36 сум тәшкил итә.
Искәртеп узабыз, ягулык белән тәэмин итү мөмкинлеге буенча республика илдә 12 нче урында тора. Коми яки Алтай краенда иң арзан ягулык салу мөмкин, анда бер литр бензин 49,44 ₽ тора .Якутиядә иң кыйммәтле бензин 69,26 ₽ һәм Сахалин өлкәсендә 68,78 ₽.