Үзәктә укучылар педагогтан өстәмә күнекмәләр ала, укудан буш вакытларын кызыклы да, файдалы да итеп үткәрә. Ил, республика, район җитәкчелеге кече яшьтән башлап конкурентлыкка сәләтле балалар әзерләү бурычын куйды. Районның балалар иҗаты үзәгендә нәкъ шуңа омтылалар.
Сәләтле балаларны күрү, табу, артабан үстерү педагоглар иңенә төшә. Район үзәгендәге балалар иҗаты үзәгендә 7-14 яшьлек балалар һәм үсмерләр төрле юнәлешләр буенча шөгыльләнәләр. Югары категорияле ун өстәмә белем бирү педагогы техник, нәфис, табигый-фәнни юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Агымдагы уку елында 550 бала һәм үсмер биредә сәләтләрен ачкан һәм үстергән. Белгечләр әйтүенчә, бу сан соңгы елларда тотрыклы сакланып килә.
Район мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны өстәмә белем бирү программалары белән тәэмин итү 81 проценттан артык тәшкил итә.
Үзәкнең методик эшләрне алып баручысы Илүзә Нәбиева сөйли:
—Бездә озак еллар еллар дәвамында эшләгән өстәмә белем бирү педагоглары хезмәт сала. Алар барысы да югары категориягә ия. “Сувенир” берләшмәсендә илфат Хәйдаров, “Тылсымлы пумала” берләшмәсендә Венера Шакирьянова җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Математика фәнен тирәнтен үзләштерергә теләгән кыз һәм малайлар Нәсимә Әминова алып барган “Калейдоскоп” берләшмәсенә йөриләр. Төрле могҗизалар тудыру сәләтен үстерергә теләүчеләр һәм инглиз телен яратып өйрәнүчеләр Айгөл Әхмәтгалиеваның “Чудесница” һәм инглиз теле берләшмәләренә язылалар. “Робототехника” берләшмәсе зур кызыксыну тудырган, күпләрне җәлеп иткән берләшмә. Мәктәп укучылары бирегә килүгә үк лего-конструкцияләү, ягъни роботларның модельләрен һәм лего ярдәмендә төрле җайланмалар ясау белән шөгыльләнәләр. Боларның барысы да - укытуның база дәрәҗәсе.
Илшат Яхин кулы астында эш итүчеләр тәртип, хәвефсезлек, игътибарлылык ягыннан да аерылып торалар. Өс киемнәрен тегү серләренә төшенергә теләкләре булган кызлар Миләүшә Фәтхинурова алып барган берләшмәгә язылып ихлас шөгыльләнәләр. “Истоки” дип аталган туристик-крайны өйрәнү юнәлешендәге берләшмәне Ирина Ханова алып бара. Яшь белгеч Илүзә Әхтәриева да үз эшенең нечкәлекләренә төшенеп, үз төркемнәрен җыеп уңышлы эшен дәвам иттерә. Ул “Эко-мозаика” берләшмәсе эше өчен җаваплы. Камилә Халикова җитәкләгән “Театр дөньясы” берләшмәсе балаларны һәм үсмерләрне театр сәнгатенә генә түгел, гомумән үзеңне сәхнәдә дөрес тотарга, үзешчән сәнгать серләренә өйрәтә.
2016нче елдан үзәкне Дания Галләмова җитәкли.
—Аның кулы астында эшләве шул тикле рәхәт. Ул акыллы, сабыр, шул ук вакытта таләпчән дә була белгән җитәкче. Эшне дөрес оештыргач, коллектив белән килешеп эшли белгәч, нәтиҗәләребез дә бар. Халыкара, Бөтенрусия, республика, төбәкара, зона, район бәйгеләрендә катнашып педагоглар һәм укучылар үзәкне лаеклы яклап киләбез, — ди үзәктә хезмәт салучы педагоглар.
Быелгы уку елында тормышта катлаулы хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларны, саулык мөмкинлекләре чикләнгән кыз һәм малайларны, ата-ана тәрбиясеннән калган, опекага алынганнарны җәлеп итүгә игътибар бирелгән. Остазлар эшенең күчәкилүчәнлеге алгы планга куелган. Яшь белгечләрне тәҗрибә туплаган белгечләр эш серләренә төшендерәләр.
Электән төрле берләшмәләрдә шөгыльләнгән егетләр студент тормышына аяк баскач та үзәк белән бәйләнешләрен өзмиләр. Каникул көннәрендә авылга кайтканда өстәмә белем бирү педагогларына киләләр, серләрен, проблемаларын сөйлиләр, киңәшләр алалар. Илфат Хәйдаров, Венера Шакирьянова, Миләүшә Фәтхинуроваларга йөрзән кыз һәм малайларга яхшы тәэссоратларын уртаклашалар. Илшат Мәдехәт улы алып барган “Робототехника” берләшмәсендә шөгыльләнүче егетләр үзләре җыйган роботлар белән идарә итәләр. Үзәкнең коридорында лега - конструкторлардан ярыш оештырып уйныйлар.
Ирина Ханова “Буыннар юлыннан” дигән заманча технологияләр таләпләренә җавап биргән интерактив музей оештырды. Биредә балаларга әзер презентацияләр күрсәтелә. Кроссвордлар чишү мөмкинлеге бар. Балалар теләп шөгыльләнәләр.
Тулы язма белән "Балтач таңнары" гәзите битләрендә танышырсыз
Автор фотосы