Новости
14 Май 2024, 10:47

Әнвәр Гатиятуллин «Ак Барс»ка баш тренер булып килгән

Моңа кадәр Чиләбенең “Трактор”ын җитәкләгән Әнвәр Гатиятуллин «Ак Барс»ка баш тренер булоып килгән  

Әнвәр Гатиятуллин   «Ак Барс»ка  баш тренер булып килгәнӘнвәр Гатиятуллин   «Ак Барс»ка  баш тренер булып килгән
Әнвәр Гатиятуллин «Ак Барс»ка баш тренер булып килгән

Казан. 14 май - "Балтач таннары". Моңа кадәр Чиләбенең “Трактор”ын җитәкләгән Әнвәр Гатиятуллин «Ак Барс»ка баш тренер булоып килгән.  

Казанның «Ак Барс» хоккей командасында яңа баш тренер билгеләнде. Ул – Әнвәр Гатиятулин. Тренер белән ике елга контракт төзелгән. Бу хакта хоккей клубының социаль челтәрләрендә хәбәргә сылтама белән Интертат яза.

- Ак Барс»та эшләү – теләсә кайсы тренер өчен «вызов», мин клубның амбицияләрен аңлыйм, һәм инде җанатарларның, республика җитәкчелегенең һәм «Татнефть»нең командага нинди игътибар бирүен сизәм. Без бөтен штаб белән җаваплылык тоябыз һәм аңа әзер. Минем өчен шәхсән Татарстанга күченү дә бик күпне аңлата, психик яктан миңа монда бик уңайлы, – дигән Әнвәр Гатиятулин.

Әнвәр Гатиятулинга 48 яшь. Тумышы белән ул Чиләбедән. Хоккейда  Россиянең спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры. 2007 елда Чиләбенең «Трактор» хоккей мәктәбендә тренер булып эшли башлый. Иң зур уңышларга «Трактор»ның баш тренеры вазифасында ирешә, КХЛда ике тапкыр 2017/18 һәм 2021/22 сезон нәтиҗәләре буенча бронза медальләр ала. 2019 елгы дөнья чемпионатында җыелма командада бронза медаль яулый. 2020 елдан 2023 елга кадәр «Трактор»ны җитәкли.

«Ак Барс»ның тренерлар штабы да үзгәргән.  

Автор:
Читайте нас