Тушкыр. 13 май - "Балтач таннары". Башкортстанның көньяк көнчыгышында кар яуганда, төньягында игенчеләр бодай чәчә.
Май аеның явымлы килүе игекнчеләрне кыен хәлдә калдырды. Яңгырлар чәчү эшләрен тоткарлый. Шулай да игенчеләр һава шартларына яраклашырга тырыша. Явым-төшем туктап торган арада хезмәт темпын югары тоталар. “Мичуринский” җәмгыятендә, яңгырлар белән бәйле, тәнәфесләр булып алса да игенчеләр җиде йөз гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырырга өлгерде.
- Узган елда басулардан 110 мең центнер ашлык җыеп алган идек. Гектар исәбенә уртача уңыш 25 центнер тәшкил итте. Быел да моннан ким булмаган уңышка ирешергә исәп. Эшкә ныклы әзерлек белән килдек. Орлыкларыбыз югары репролдуцияле. Гектар исәбенә, физик авырлыкта, йөз килограмм күләмендә катнаш минераль ашламалар кертәбез. Үсемлекләрне саклау чараларын да алдан хәстәрләп куйдык,- ди җәмгыять агрономы Илшат Әхтариев, максатлары белән уртаклашып.
Моннан тыш быел авыл хуҗалыгы техникасы паркы да тулыланды. Тагын бер МТЗ-20.22 тракторы, “Быстрица” чәчкеч комплексы, “Компактор” культиваторы сатып алдылар.
Әле төп куәт Тушкыр-Асавка звеносында тупланган. Биредә 1700 гектарда бодай чәчү бурычы тора. Узган елның көз айларында бу звенода 500 гектарда тритикале культурасы да урнаштырганнар иде. Әле Тушкыр авылы тирәсендәге басуларда “Телемастер” культиваторларын хезмәтләндергән механизатор Альберт Галләмов, Фирдус Хөсәеновлар бодай чәчү өчен туфрак әзерли.
-Тушкыр-Асавка звеносы басуларында бодай чәчсәк, Шәвьяды звеносы кырларында арпа һәм бодай урын алачак,- ди Илшат Әхтариев, чәчү структурасы белән таныштырып.
Бу көннәрдә звено басуларын “Агратор” төрендәге ике, “Кузбасс” төрендәге бер чәчү комплекслары иңли. Петр Лебедев,Алик Яппаров, Алберт Галлямовлар аларның куәтен тулы файдалана. -СЗ-5.4 тибындагы чәчкечләр заманчаа чәчү комплекслары белән ярыша алмый. Алар белән басуны бер урап килдең исә, тартмаларын янә запроавкаларга кирәк. Ә заправкалау кыйммәтле вакыттны ала. Ә менә мин хезмәтләндергән “Агратор”ның бункеры дүрт тонна сыешлы. Бер заправкаладлым исә, туктамый егерме гектар җир чәчәм. Һава шартлары ягыннан т откарлык булмаса, сменага алтмыш-җитмеш гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырам. Электроника белән жиһазландырылган техника орлыкларны тиешле тирәнлеккә төшерә, туфракны да үзе тыгызлый. Приборларны күзәтеп бару гына кирәк,- ди оператор Алик Яппаров, һава шартлары ягыннан тоткарлык булмаса, эшкә берни комачауламавын билгеләп.
-Быелгы кебек яз озакка сузылып килгән елда вакытны нәтиҗәле файдаланып калу кирәк. Көннәр салкын, дип көннәр җылынуын көтеп чәчми ял итеп яту дөрес түгел, минемчә. Кулдан ычкындырылган вакытны кире кайтарып булмый. Әле яңгыр, кыраулар. Ә аннары корылыкка тоташса,- дип өсти Аликның хезмәттәше Петр Лебедев, язгы басу өлгер игенчене генә үз итә дигән фикерен җиткереп.
Шәвьяды звеносында хезмәт куйган Илдлар Вәлев, Михаил Нанышевлар да эшчән кәефтә.
“Мичуринский” җәмгыяте районның, аграр сәнәгать комплексында ышанычлы инвесторларның берсе. Ул 2021 елда үзенең “Балтач районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар игү буенча үсемлекчелек тармагын үстерү” бизнес-проектын тормышка ашырып, игенчелек тармагында да үз эшен җәелдергән иде. Проектларын тормышка ашыру барышында үсемлекчелек тармагын үстерүгә 250 миллион сум акча юнәлттеләр. Ул арендалаган җир мәйданнары җиде мең гектардан артык. Җирләре элекке “Искра”, “Урал” колхозлары җирлекләрендә урнашкан.