Башкортстан Республикасы Балтач районара суды тарафыннан элек хөкем ителмәгән, РФ ҖК 105 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүчегә карата үтерү, ягъни түбәндәге шартларда аңлы рәвештә башка кешенең үлеменә китерү буенча җинаять эше каралды.
И. яшәгән йортның кухнясында, спиртлы эчемлекләрне бергәләп эчкәннән соң, А. да кинәт килеп чыккан шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре туфрагында, И. ның А. адресына мыскыллаулар әйтү нәтиҗәсендә, А. да И. ны үтерү, ягъни аңлы рәвештә аның үлеменә китерүгә юнәлтелгән җинаятьчел ният барлыкка килә. И.үлеменә юнәлтелгән үзенең турыдан-туры җинаятьче ниятен тормышка ашыру максатыннан, шул көнне, шул вакытта һәм урында, А., исерек хәлдә, бергә “кунак булган” йортның кухнясында кухня пычагын кулына ала, һәм, аны корал буларак кулланып, И.ны үтерү максатында, үз гамәлләренең җәмгыятькә куркыныч булуын аңлап, җәмгыятькә куркыныч нәтиҗәләрнең И.ның үлеме рәвешендә тәмамлануын алдан күреп һәм әлеге нәтиҗәләрнең килүен теләп, И.ның элек барлыкка килгән шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре туфрагында үз кылыгын тормышка ашыра. И.ның үз адресына әйткән мыскыллау сүзләрен истә тотып, И. ның яшәү өчен мөһим органнары урнашкан өлкәгә бер тапкыр һөҗүм итә, соңгысына үзенең җинаятьчел гамәлләре белән тән җәрәхәте китерә, бу үз характеры буенча турыдан-туры кеше гомере өчен куркыныч тудырып кешенең сәламәтлегенә зыян китерү, шулай ук ул гомер өчен куркыныч тудыру, һәм бу билге буенча сәламәтлеккә авыр зыян дип бәяләнә. Бу зыян үлем белән турыдан-туры бәйле.
И. йорт кухнясында, кыска вакыттан соң пневмоторакстан, А. китергән тән җәрәхәте нәтиҗәсендә үлә.
Суд тарафыннан А. РФ ҖК 105 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла һәм аңа РФ ҖК 64нче маддәсен кулланып, гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәзаны үтәп, 5 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Балтач районара судының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча А. Хәйртдинова әзерләде.