Бүген көндез Дуван районында күл төбеннән Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары бер машинаны сөйрәп чыгарганнар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, шундагы бер авыл кешесе 5 май иртәсендә Митрофановка авылыннан “ВАЗ-2114” автомобилендә өенә кайтырга чыккан булган. Шул көннән башлап аны күрүче юк.
Эзләү эшләре барышында автомобиль күлгә төшкәндер, дигән версия барлыкка килә. Күлне тикшерү өчен коткаручылар җибәрелә.
Кызганычка каршы, күл төбендә автомобиль һәм 1971нче елгы водительнең үле гәүдәсе табылган.
Хәзер биредә тикшерү-оператив төркем эшли. Бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә.