Новости
11 Май 2024, 14:52

Көмьязы авылындагы янгынның сәбәбе билгеле

Бүген, 11 май көнне Көмьязыда абзар янгыннан зур зыян күрде.

Көмьязы авылындагы янгынның сәбәбе билгелеКөмьязы авылындагы янгынның сәбәбе билгеле
Көмьязы авылындагы янгынның сәбәбе билгеле

Махсус хезмәтләргә янгын баш калкытуы турында хәбәр килеп җитеп янгын сүндерү расчетлары бәхетсезлек урынына барып җиткәндә абзардагы сыер иртәнге савымнан соң көтүлеккә илтелгән, бозау маллары ут эченнән чыгарылган була.

Янгын сүндерү часте һөнәрманнары оператив эш итә. Көчле җил, давыл булуга карамастан, ялкын телләренең якындагы корылмаларга таралуына юл куелмый.

—Янгын чыгуның сәбәбе электрүткәргечтәге кыска ялганышка бәйле. Көчле җил нәтиҗәсендә даими селкенеп, ышкылып таушалган һәм шул сәбәпле кыска ялганыш барлыкка килгән, —  ди янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов.

Һава шартлары көйсез тора.  Ихатадагы, йорттагы, башка корылмалардагы электрүткәргечләрнең төзеклеген күздән үткәрегез. Ут белән сак эш итегез. Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз!

Фотолар өчен Булат Хәсәновка рәхмәт

Көмьязы авылындагы янгынның сәбәбе билгеле
Көмьязы авылындагы янгынның сәбәбе билгеле
Көмьязы авылындагы янгынның сәбәбе билгеле
Көмьязы авылындагы янгынның сәбәбе билгеле
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас