Новости
8 Май 2024, 05:00

Батырлар авылларда да туа

СВО да катнашкан майор Самат Минисламов Көнтүгеш авылы ир-егете булуы белән горурлана.

Батырлар авылларда да туаБатырлар авылларда да туа
Батырлар авылларда да туа

Алты авылны берләштергән Көнтүгеш авыл биләмәсе территориясеннән егермедән артык төрле яшьтәге ир-егет СВОда тыныч тормыш хакына кулларына утлы корал тотып алгы сызыкта көрәшә. Шуларның яртысы кадровый офицерлар. Аларның дүртесе зур булмаган Көнтүгеш авылыннан. Икесе - бертуганнар, икесе - өчтуган майор Минисламовлар.

Шушы көннәрдә майор Самат Минисламов авылдаш буларак, телефон аша бәйләнешкә чыкты һәм истәлекле вакыйгасын уртаклашты.

Күптән түгел Самат Рәлис улына Владимир Путин Указы белән “Батырлык өчен” медале тапшырылган.

Самат Минисламовның үткән хәрби хезмәт юлы турында сайтыбызда язган идек. Ул илебездә махсус хәрби операция игълан ителгәч, беренче көннәрдән шәхси хәрби компания составында алгы сызыкта була.  

—Без штурмчылар буларак, ВСУның алдынгы частьләрен штурмладык.  ВСУ оборонасының алдынгы линияләрен яулауда күрсәткән батырлыклар өчен тапшырылды бу награда, — ди Самат Рәлис улы.

2022нче елның ноябрендәге приказ белән бүләкләнгән зур бүләк нишләп әле генә хуҗасын эзләп тапкан? Бу сорауга тыныч кына җавап бирде героем:

—Отряд белән элемтә булмый торды. Нинди шартларда эш итү билгеле. Бер кешене дә, бер нәрсәне дә гаеп итеп булмый. Тыныч тормыш хакына Ватаныбыз сагына баскан ир-егетләр ниндидер бүләк яулау максатын куймый. Фашизмны тамырыннан юк итеп, килер буыннарга тыныч тормыш яулау өчен үз-үзләрен аямый көрәшә алар.

Илебез тарихына канлы еллар буларак уелган барлык сугышларда катнашкан Көнтүгеш каһарманнары юлын дәвам итеп, илебез тынычлыгы хакына үз өлешен керткән Самат Минисламов Көнтүгештә канат ныгыткан ир-егет булуы белән горурлана. 

Әлеге вакытта майор Самат Минисламов резервистларның Алкинодагы май җыеннарына әзерләнә.

Газим Талипов фотосы

*Мәгълүматларны файдаланганда "Балтач таңнары" гәзите сайтына гиперсылтама мәҗбүри

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас