Татар дәүләт филармониясендә Хәмдүнә Тимергалиеваның тууына 75 ел тулу уңаеннан истәлек концерты узачак 24 май көнне легендар татар җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның истәлегенә багышланган концерт була. Хәмдүнә Тимергалиева – музыка һәм башкару сәнгатебезне югары биеклекләргә күтәргән, милли эстраданы үстерүгә зур өлеш керткән, кабатланмас иҗади мирас калдырган җырчы. Әгәр исән булса, аңа май аенда 75 яшь тулган булыр иде. Бу көнне Филармония концерт залында яраткан җырчыбызның репертуарыннан бик күп матур, яраткан җырлар яңгырыячак.