- Сәхнәдә “Мин – үзбәк баласы” дип еш әйтәсең. Балачакта да шулай дип йөри идеңме? Әллә моны аңлау соңрак килдеме? –Балачакта ояла идем. Безне “үзбәк” дип үчеклиләр иде. Бик нечкә әйбер ул – милләт темасы. Сәясәткә кирәк булса, халыкны милләтләргә бүлә башлыйлар. Ә мин кешенең диненә дә, милләтенә карамыйм. Татарында да, үзбәгендә дә төрлесе җитәрлек. Үскәч моны яхшы аңладым. Ә балачакта ояла идем. Берәр нәрсәне эшләмәсәм, ниндидер “косяк” булса, тоталар да “үзбәк” диләр. Үзбәк баласы булуыма акцент ясыйлар иде. Менә беләсеңме: өч хәрефкә җибәрсәләр түзә идем, ә үзбәк дисәләр психлана идем нигәдер. Үсә башлагач, үземне ничек бар, шулай кабул иттем. Үзбәк итеп хис итмим үземне, әлбәттә, әмма дә ләкин үзбәк икәнемне беләм. Ә төптән уйласаң, үзбәк тә түгел, татар да түгел. Мин - кеше.