6 майдан башлап Башкортстанда Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек яшүсмер Арсений Аралбаевны эзлиләр. Бу хакта махсус эзләүчеләр отряды хәбәр итә. Малай билгесез юнәлештә киткән һәм аның кайда икәнлеге билгесез.
Арсенийның билгеләре: буе - 140 сантиметр, чәчләре аксыл төстә. Югалган көнне ул кара кофта, соры төстәге чалбар, соры кроссовкалар кигән булган.
Әгәр дә сез Арсений Аралбаевның кайда икәнен белсәгез, 112, яки 8-987-106-06-01 телефон номерлары буенча мәгълүмат тапшыру сорала.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.