Татарстанның Әлмәт районында 19 яшьлек эшче һәлак булган, аны чәчкеч «йоткан». Фаҗига чәчү эшләре вакытында теркәлә. Егет хастаханәгә китергәч вафат була. Һәлак булучы — Сарман районында яшәгән 19 яшьлек, аграр көллиятнең 3 курс студенты. Прокурор тикшерүе оештырылган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешенә бәя бирәчәк, чаралар күрәчәк, дип яза ВТ үзенең сайтында.