Новости
5 Май 2024, 08:00

Балтач гимнастлары Борайда үзләрен күрсәтте

Балтач районы гимнастлары командасы Борайда, Россиянең иң көчле командалары арасында,  узган Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин исемендәге «Агыйдель» эстетик гимнастика  ачык турнирында беренче урынны яулап кайтты

Балтач гимнастлары Борайда үзләрен күрсәттеБалтач гимнастлары Борайда үзләрен күрсәтте
Балтач гимнастлары Борайда үзләрен күрсәтте

Борай. 5 май - "Балтач таннары". Балтач районы гимнастлары командасы Борайда, Россиянең иң көчле командалары арасында,  узган Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин исемендәге «Агыйдель» эстетик гимнастика  ачык турнирында беренче урынны яулап кайтты.

Борай авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексы 4 май көнне эстетик гимнастика яршлары үзәге булып торды. Биредә  Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин исемендәге «Агыйде» эстетик гимнастика   ачык турниры узды.

Төбәкара бәйгедә  Уфа, Агыйдел, Мәләвез, Ижевск шәһәрләреннән һәм Борай, Иске Балтач авылларыннан спортчылар катнашты.

Балтачлылар бу юлы да югары баскычта. Гимнастларыбыз  үзләренең яшь категориясендә   беренче урынны яулаган. Афәрин, кызлар!

Автор:
Читайте нас