Барлык яңалыклар
Новости
2 Май , 09:48

Ял итәргә Начар авылына килегез!

Биредә яшәүче оста куллы Фаат Сабиров туристлар өчен тәгәрмәч өстендәге өй дә эшләп куйган!

Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!

Начар авылында яшәүче Фаат Сабировны авылдашлары матурлыкны күрә белгән, җырга-моңга гашыйк кеше буларак белә. Озак еллар вахта ысулы белән читтә эшләп кайтып ике ел Югары Карыш мәктәбендә хезмәт салды. Әлеге вакытта янә читкә йөреп эшли.

“Ул һәрвакыт нидер эшләргә, тормышны ямьләп яшәргә омтыла. Менә ике ай  эчендә  шундый русча әйткәндә !дом на колесах! эшләде,” —дип хәбәр итте безгә начарлылар.

Тәгәрмәч өстендәге тагылма өйнең эчендә уңайлыклар да булдырган оста. Ял итәргә килгән туристлар өчен өй эченә газ плитәсе, раковина, диваннар, остәлләр урнаштырган.

Халык телендә Кәпәләй күле дип йөртелгән күл буенда үз куллары белән эшләгән җил тегермәне макеты, атынгыч, ачык һава астындагы музейны хәтерләткән мини этно – парк булдырган.  

Авыл очындагы тау башына чатыр да төзеп куйган әле ул. Монысын да халыкка ял итәр өчен эшләгән. “Рәхим итегез!” дип язып та куйган. Авылны төзекләндерүгә тоемлы өлешен кертә оста. Халыкка уңайлыкларны арттыру йөзеннән бер күперне дә шәхси техникасын кулланып тәртипкә китергән.

Авыл тормышын җанлы итәргә, аңа яңалыклар кертергә тырышкан Фаат Сабиров кебек булдыклылар бар әле безнең авылларда!

Соңгы елларда “Демография” милли проекты чикләрендә тормышка ашырылган “Туризмны үстерү” төбәк проекты төпкелдәге Начар авылына да килеп җиткән, дип әйтергә була.

 

Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Ял итәргә Начар авылына килегез!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: