Үзгәрешләр умартачыларга чәчүлекләрне химик эшкәртү турында мәгълүмат бирү тәртибенә кагыла. Мәсәлән, закон буенча, умартачылар һәм пестицидлар куллану планлаштырылган җир чикләреннән 7 километр ераклыкта урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә алдан хәбәр ителә. Документ буенча, тиешле мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чаралары аша чәчүлекләрне химик эшкәртүгә кадәр 10 көннән дә иртәрәк һәм 5 көннән дә соңга калмый җиткерелә.