Россия Президенты Владимир Путин Кытайга агымдагы елның май аена визит планлаштыруын хәбәр итте.
“Визит май аенда планлаштырыла”, — диде дәүләт башлыгы Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге (РСПП) съездында.
Путинның Кытайга визиты әзерләнүе турында 9 апрельдә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте. Ул вакытта ул ике дәүләтнең дуслык мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәсен ассызыклады.
ИЗВЕСТИЯ
Фото: ТАСС