Новости
26 апрель 2024, 08:54

„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”

Тушкыр авылында яшәүче Ралия Хәсәнҗанова кебек кешеләр  хакында  кулларыннан гөл тама, диләр. Тиктормас, уңган ханым нинди генә эшкә  тотынса да, барысын да булдыра. Белмәгән эше юк, ди аның хакында авылдашлары.

„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”

Ралия Әсхәт кызы 40 ел мәгариф өлкәсендә эшләп, хаклы ялга туктаган укытучы ул. Пионервожатый, тәрбияче, тарих укытучысы, тәрбия һәм укыту эшләре буенча директор  урынбасары булып эшли. Мәнәгәз авылында дөньяга килгән Ралия апаны  әти-әнисе кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерә. Әтиләре агач эше остасы булса, әниләренә ияреп кыз кечкенәдән оекбашлар бәйли, әнисе белгән кул эшләренә өйрәнеп үсә. Мәктәптә укыган елларында Манзума Вахитова кулы астында белгәннәрен тагын да камилләштерә, осталыгын арттыра. Ул  кызларны чигәргә, тегәргә өйрәтә. Дөнья көткәндә, бу һөнәрләр  Ралия Хәсәнҗановага бик ярап куя. Балаларына оекбаштан алып кофталарга, күлмәкләргә кадәр бәйләп кидерә. Шапка, береткалар, шәлләр турында сөйлисе дә юк.    Үзе бәйләгән якаларны мәктәптә укыткан елларында һәрчак тагып йөри.  Зур әниләренең күңел җылысы салып булдырган күлмәк, кофта һәм башлыкларны оныклары да яратып кия. Турунына әзерләп куйган баш киемнәре, кофталарны  без дә күреп сокландык.  Әйтергә кирәк, Ралия Хәсәнҗанова тормыш иптәше белән  өч балага гомер бүләк иткән. Ике кызы, улы бүген үзаллы тормыш көтәләр. Алты оныгы, бер туруны бар аның.  

Бер эшкә күнегелгән кеше тик тора алмый. Балалар үскәч тә кул эшеннән аерылмый.  Ыргак белән салфеткалар бәйли. Изолон, фоамираннан төрле чәчәкләр ясый. Өенең түрендә күз нурлары түгелеп эшләнгән орхидея чәчәкләре игътибарны җәлеп итеп утыра. Алар берсеннән-берсе матур һәм кабатланмас. Күбесен ул туганнарына, якыннарына бүләк иткән. Яңа ел бәйрәмнәре булсынмы, ул якыннарына үз куллары белән ясалган уенчыклар ясап, бүләк итүне гадәткә керткән. Курчаклары да үзенчәлекле. Крестик белән чигелгән, ленталардан ясалган картиналары бар.  Барысына да ул „Ютуб” каналы аша өйрәнгән. Күбәләкләрдән букетлар ясый.  Һәр яңалыкны кызлары күреп, әниләренә кайтып хәбәр итәләр. „Әнкәй, син аны булдырасың, эшләп кара әле”,—  дип аны дәртләндереп торалар.

Әлеге вакытта Ралия  Әсхат кызы ясалма ротангтан кәрзиннәр үрү белән мәшгуль. Ротангтан ( синтетик җепселләр)  кәрзиннәр үрергә өйрәнү аңа авыр бирелмәгән. Ни дисәң дә, кул эшләренең күптөрләре белән шөгыльләнгән кеше бит ул. 

  Бер кәрзин үрүгә  күпме материал кирәк булачагын алдан исәпли. Каркас буларак кулланыласы савыт яки чиләкнең биеклеге, күләменнән чыгып күпме метр ротанг кулланыласын алдан чамалый. Тырысларны үрүдән бигрәк, каркас ясавы күбрәк вакытны, көчне ала. Дрель  белән кулланырга да өйрәнгән. Чөнки иң тәүдә чиләкләрне дрель белән тишергә, стойкалар ясарга кирәк. Ротангны „Валберис” аша заказ белән кайтарта.  Ак белән кара төсләргә өстенлек биргән. Ак белән карасын чиратлаштырып та эшләгән кәрзиннәре дә бик матур. 

-Җаның теләгән бөтен әйберне эшләп карарга кирәк. Ул эшләгән бит, мин дә  моны  булдырам дип эшкә тотынам. Кул эшләрен мин бәләкәйдән яраттым.   Кәрзин үрүгә өйрәнеп кенә киләм әле.  Ротангның чыдамлы булуы ошый. Мондый кәрзиннәр кояшта уңмый, суга чыдам, —ди уңган райондашыбыз.

Оста кулда һөнәр бар, диләр. Бу сүзләр Ралия апага атап әйтелгән сыман. Кулыннан килмәгән эше юк. Һәр ясаган әйбере зәвыклылыгы белән аерыла, аннан җылылык һәм нәфислек бөркелә.

„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
„Кул эшләрен бәләкәйдән яраттым”
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас