Махсус хезмәтләрнең матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, узган тәүлектә (эш сәгатенең соңында) махсус хезмәтләргә Чуртанлыкүл авылында янгын баш калкытуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерү расчетлары төпкелдәге авылга барып җиткәнче Түбән Карыш авыл биләмәсенең ирекле янгын сүндерүчеләр командасы ярдәмгә килеп ялкын телләренә каршы көрәш җәелдергән була. Бәхеткә, ут телләренең башка корылмаларга таралуына юл куелмый. Тик агач йорт янгыннан зур зыян күрә. Әлеге вакытта бәхетсезлек очрагының сәбәпләре ачыклана.
—Өйләрегездә электрүткәргечләрнең төзеклеген игътибарда тотыгыз, артык нагрузкада эшләтмәгез, — ди янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов.
Булат Хәсәновка фотолар өчен рәхмәт