Башкортстан синоптиклары җәйгә фараз биргәннәр. Сезон бераз яңгыр белән эссе булачак.
"Май аеннан сентябрьгә кадәр күп еллардагыча температура көтелә. Июль аенда гына республиканың төньягында һава температурасы нормадан югарырак, явым-төшем нормадан азрак булачак. Уңайсыз шартлар июль һәм август айларында күзәтеләчәк, явым — төшемсез һәм эссе һава торышы аркасында янгын куркынычсызлыгының тупланма эффекты күзәтеләчәк”, - дип сөйләгән Башгидромет идарәсе метеопрогнозлар бүлеге начальнигы Гөлназ Заһитова.
Метеоролог сүзләренчә, куркыныч зонада көньяк районнарның күпчелеге һәм аерым көнбатыш районнары булачак. Күпьеллык уртача күрсәткечләр буенча, Хәйбулла, Стәрлетамак, Мәләвез, Күгәрчен, Белорет һәм Әбҗәлил районнарында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы зур.
* 27 апрельдән Башкортстанда янгын куркынычы режимы кертелә, ул ут ягуны һәм урманнарга баруны тыя.