Новости
26 апрель 2024, 10:09

Балтач чернобыльчеләре “түгәрәк өстәл” артында аралашты

Һәр ел саен  26нче  апрельдә илебездә 1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәтне искә алалар. Ул  беркайчан да онытылмас.  Авария нәтиҗәләрен бетерүдә   катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга ел саен  кадер-хөрмәт күрсәтелә. Араларыннан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләр  яңартыла.

Балтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралаштыБалтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Балтач чернобыльчеләре “түгәрәк өстәл” артында аралашты

  

Чернобыль АЭСындагы hәлакәткә 38 ел тулу уңаеннан Иске Балтач авылына чернобыльчеләрне җыйдылар.  Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, социаль  мәсьәләләр hәм кадрлар эше буенча район Хакимияте башлыгы   урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, радиация нурланышына дучар булганнар белән эшләүче врач Светлана Әхкәмовалар  катнашты.   Быел шушы очрашуга Иске Балтач авылыннан Әхнәф Хәлимов, Кадим Гарифуллин, Богданнан Финат Солтанов, Нөркә авылыннан Нәзир Исламовлар килде.

— Сез курыкмый шушы адымга баргансыз икән, шул дәвернең сез геройлары. Илләр тынычлансын, мондый очрашулар алда күп булсын әле”,— диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев очрашуда катнашучыларны сәламләп.

 “Түгәрәк өстәл” артында әңгәмә  барышында чернобыльчеләр җылы итеп аралашты, истәлекләрен яңартты. Ярдәм-кайгырту, ташламалар, медицина белән тәэмин итү hәм социаль яклау чаралары хакында сүз барды. Чернобыльчеләр хөрмәтенә һәйкәл булдыру турында сөйләштеләр.

―Бергәләп  истәлекле вакыйгалар  белән уртаклаштык, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. Сөйләшү түгәрәк өстәл артында җылы атмосферада  барды, бу очрашу көне безнең күңелләрдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Дөньялар, көннәр имин булсын, сугыш, тагын да мондый  фаҗигаләр килә күрмәсен, үзебез исән булыйк hәм кайгы күрергә язмасын. Еллык энергетика алып кайтып китәбез, —дигән теләкләрен белдерде  очрашуда   катнашучылар.

Чарага килгәннәргә очрашуның истәлеге итеп бүләкләр  тапшырылды.  Район мәдәният сарае хезмәткәрләре музыкаль яктан баетты. Руслан Халиков, Әлфинә Нуркаева, Алсу Әхмәтсафиева, Гөлназ Шәрифуллиналар башкарган җырлар күңелләргә дәрт өстәде. Оптимистик рухта, тагын очрашырга  сүз куешып таралышты чернобыльчеләр. Чарага килгәннәргә очрашуның истәлеге итеп бүләкләр  тапшырылды. 

 

Рифина НИГАМӘЕВА.  

Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Балтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Балтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Балтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Балтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Балтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Балтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Балтач   чернобыльчеләре  “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Балтач чернобыльчеләре “түгәрәк өстәл” артында аралашты
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас