Новости
24 апрель 2024, 09:17

Суган утыртуның нинди серләре бар?

Белгечләр киңәшен истә тотыгыз.

Бакчада туфрак бераз кипшенүгә, суган һәм кишер утырта башлаячакбыз. Бәбәкләнми, әйбәт үссен өчен суганны ничек утыртырга? Белгеч киңәшләрен тәкъдим итәбез.

– Суганны туфракта дым күп чагында утыртып калырга кирәк. Орлыгын сатып алганда, зурлыгына игътибар итегез. Диаметры 2 см чамасы булырга тиеш. Эрерәк икән, кыякка гына әйбәт булачак. Бәбәкләнмәсен өчен, утыртыр алдыннан бер атна буе өйдә (һава температурасы +25 һәм күбрәк булырга тиеш) яки җылылык батареясы янында тотарга кирәк. Туфракка утыртканчы, суган орлыгының кипкән «муен»ын (саклауга куйганда сабагын 5 см калдырып кисәбез бит – сүз шул хакта) «иңбаш»ларына кадәр кисәсе. Кисмәгән очракта, суган авыр тишеләчәк һәм бу үсешенә начар тәэсир итәчәк.

Орлыкны зарарсызландыру мөһим. Бүлмә температурасындагы суга яки бакыр купоросы эремәсенә (10 литр суга бер чәй кашыгы исәбеннән) салып, 10–12 сәгать тотасы. Бу максатта марганцовка эремәсен (10 литр суга 2–3 грамм) яки биофунгицид (әйтик, Алирин-Б, Псевдобактерин-2, Фитоспорин М) эремәсен дә кулланырга мөмкин. Суган орлыкларын утыртканнан соң түтәлне валик яки такта белән тигезләп чыгу әйбәт.

ВТ

 

Автор:
Читайте нас