Иштирәк. 24 апрель - "Балтач таннары". Бүген, 24 апрель көнне “Рассвет” җәмгыяте игенчеләре районда беренчеләрдән булып чәчү эшләрен башлап җибәрде. Тәүге кырык гектарда Архат сортлы бодай хуҗалык басуларында урын алды. Тагын да 1500 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырасы бар әле игенчеләрнең.
Быелгы язгы кыр эшләре дә күпьеллык сыналган мөддәдән иртәрәк башланды. Район кырларында дым каплатуга узган атнада ук керешкәннәр иде. Апрель аенда берничә көн тоташ июль аена хас һава шартлары торды. Утыз градуска якын эссе. Мондый шартларда туфрак тиз өлгерә. Ә игенчедән өлгерлек таләп ителә. Димәк, чәчү эшләре белән дә соңларга ярамый.
Район кырларында чәчү эшләрен беренчеләрдән булып “Рассвет” җәмгыяте игенчеләре башлап җибәрде.
Эшне кырык гектар мәйдандагы, электән люцерна игелгән басудан башлап җибәрдек. Күпьеллык үлән басуларын без йч-дүрт ел дәвамында файдаланбыз да, арытабан басуны сөреп, икмәк культуралары чәчәбез. Моның уңай якларын бәһалап бетергесез. Басуга ашламалар кертү мәшәкате, чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү мәшәкате булмый. Сөрелгән күпьеллык үлән басуында туфрак башка кырлардагыга караганда иртә өлгерә,- ди хуҗалык җитәкчесе Фидарит Мирһаҗев, игенчеп серләре белән уртаклашып.
Әлеге кырда Фәйруз Сәлимов, Зөлфәт Шакиров, Радик Мөсәгытдинов, Юрий Кубатуллиннар Архат сортлы бодай чәчә.
Күпьеллык үлән чәчүлекләрен елның елында яңарту хәстәрен күрәләр хуҗалыкта. Быел 200 гектарда электән күпьеллык үлән үскән кырларда икмәк культуралары урын алачак. Басуны ике кабат тырматалар да, аннары чәчү агрегаты эшкә кушыла.
Бүген хуҗалык кырларын тырмату эшләренә “җигелгән” өч агрегат иңли. Илүс Ахияров, Марсель Шакиров, Фирдәвес Абраровлар дым каплата, күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмата.
-Ике көннән борчак чәчүгә дә керешәчәкбез. Чәчү агрегатларына эш фронты киң. Хуҗалык җаваплы кампаниягә югары әзерлек белән килде. Алмаш өлешләр, ягулык-майлау материалларына кытлык юк. Иң мөһиме игенчеләребез эшчән кәефтә. Язгы-кыр эшләрен кыска тотачакбыз,- ди Фидарит Мирһаҗев, темпны югары тотачакларын белдереп.
Безз хуҗалыкта булган минутларда гына хуҗалыкка тагын егерме тонна дизель ягулыгы китерделәр.
“Рассвет”та 1500 гектарда сабанашлык культуралары урнаштырырга планлаштыралар. Алтмыш гектарда кукурузга да чәчү әйләнешендә урын билгеләнгән. Бу көннәрдә тагын ике агрегат чәчү эшләрендә техник куәтне арттырачак.