Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 15:00

Ягафәровка авылы урынын чүплеккә әйләндергәннәр

Ягафәровка авылы урынына якын-тирә авыллардан  төрле калдыклар китереп ташлый башлаганнар. Авыл урынында чүплек хасил булган. Хәзер ул зур гына мәйданны били.  Авылдан чыккан кешеләр бу хәлгә борчылу белдерә

Ягафәровка авылы урынын чүплеккә әйләндергәннәр
Ягафәровка авылы урынын чүплеккә әйләндергәннәр

Ягафәровка. 22 апрель - "Балтач таннары". Ягафәровка авылы урынына якын-тирә авыллардан  төрле калдыклар китереп ташлый башлаганнар. Авыл урынында чүплек хасил булган. Хәзер ул зур гына мәйданны били.  Авылдан чыккан кешеләр бу хәлгә борчылу белдерә

 Кайчандыр тормыш кайнап торган Ягафәровка авылы хәзер юк инде.  Халык телендә ул авылны Тургай авыл дип йөрттеләр.  Биредә соңгы йортта 2000 еллар башында ут сүнде.

 Ягафәровкада инде йортлар булмаса да, ул  райондагы авыллар исемлегендә бар әле. Хәзер анда  йортлар киртәләреннән калган баганалардан, элекке бакчаларда үскән агачлардан гына биредә кайчандыр авыл булганлыгын ишарәләргә мөмкин.

 Авыл үзе бик матур урында, Тутагач авылына аяк сузып, утыра иде.  Бирегә калдыкларны китереп ташлаучылар да әллә кемнәр түгелдер.  Тутагач ягыннан тапталган юл элекке Ягафәровка урынына алып килә, дип язганнар социаль челтәрдә.  “Бу нәрсә дигән сүз, тутагачлылар?”- дигән урынлы сорау куйганнар.

Ә авылдан чыккан кешеләр, вакыт табып, туган төбәкләрендә булып китәргә тырыша.”Без ел саен  кайтып  үзебез яшәгән йорт урынында булып китәбез. Анда безнең әби, бабайлар гаилә булдырган, йорт салганнар, балалар тәрбияләгән,- дип язган   социаль челтәрдәге пост авторы.

Авыл  урынында бушлык булса да, беркемнең дә ата-бабалар яшәгән төбәкне  чүплек астында күрәсе килми һәм мондый хурлыкка түзә алмый. Ягафәровка инде юк.  Ә ул безнең район тарихында. Авыл урынына чүп түгәргә түгел, анда һәйкәл куярга кирәк!  

Түбән Сикияз авыл җирлеге хакимияте бу мәсьәләне игътибарга алыр һәм проблема уңай хәл ителер, дип уйлыйбыз.

Районда калдыклар белән эш итү “Экология” милли проекты белән көйләнә.

Автор:
Читайте нас: