Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 15:26

Балтачта “Рухият бәйрәме” үтте

Ул районда “Урал батыр” проектын тормышка ашыруга багышланды.

Балтачта “Рухият бәйрәме” үтте
Балтачта “Рухият бәйрәме” үтте

Балтач районының Имән авылында туган язучы, филолог, филология фәннәре докторы, профессор, БАССРның Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әхнәф Ибраһим улы Харисовның тууына 110 ел тулуга, “Урал батыр мәктәбе” проектын тормышка ашыруга багышланган чаралар үтте.

Гаилә елында “Харисов укулары – 2024” фәнни-гамәли конференция Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә оештырылды.

Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Рәзилә Әминова кунакларны сәламләп, уңышлы эш теләде.

Тәүдә конференциядә катнашучылар Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә ике төркемгә бүленеп, ачык дәресләр карады. Иске Балтач авылының Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров исемендәге мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Мөбәрәкова, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Зифа Разетдинова V һәм IV классларда ачык дәресләр күрсәтте. Светлана Фатихҗан кызының – "Яхшылык әкияте", ә Зифа Фәнил кызының "Туганлык терминнары” темасы буенча дәресләре бай эчтәлеге белән аерылды, укучыларның актив катнашлыгында үтте.

Аннары уңышлы эшләп килгән “Тамчылар” драма түгәрәге үсмерләре класстан тыш чара күрсәттелләр. Алар Әхнәф Харисовка багышланган "Галим буласым килә" дигән пьесаны сәхнәләштереп чарада катнашучыларга тәкъдим итте.

Конференциядә мәктәп директорлары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, район корылтае әгъзалары, Танып ыруы вәкилләре, туган якны өйрәнүчеләр¸ укучылар катнашты.

 Зур чарада галимнәр: Зөһрә Рәхмәтуллина, Нурислам Калмантаев, Миңлегали Надерголов, Гөлнур Хөсәенова, Линара Ишкилдина, Рәйсә Күзбәкова һәм башкаларның катнашуы аның дәрәҗәсен арттырды.

Бу көнге чарада катнашучыларның күренекле галимнең кызы Зөлфирә Мамаева һәм туганнары белән очрашу, аралашу мөмкинлеге дә булды.

Башкортстан Республикасының төбәкaра башкорт җәмәгать оешмасы “Ак тирмә” милли-мәдәни үзәге рәисе Рәйсә Күзбәкова, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Русия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Мәрүә Гыйлметдинова чыгышы тыңланды. 

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләрен район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова җиткерде. Әхнәф Ибраһим улының башкарган олы хезмәтләре якташлары күңелендә тик горурлык хисләре генә уятуы, аның хезмәтләренең өйрәнелүе турында әйтте.

Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәлеге начальнигы Илдус Каһарманов, Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае аппаратының баш белгече Нурислам Калмантаев чыгыш ясады.  Алар Ә. Харисовны Башкортстанда тел әдәбиятындагы көмеш гасырны яңа үрләргә күтәргән шәхес дип билеләде һәм бөек галим белән горурланып яшәргә өндәделәр.

Профессор, Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе, Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, философия фәннәре докторы Зөһрә Рәхмәтуллинаның “Әхнәф Ибраһим улы Харисов - шәхес, галим, фән оештыручысы” дигән темага чыгышы тыңланды.

Күренекле әдәбиятчы, галим һәм язучы, филология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе, Тарих, тел һәм әдәбият институтының әдәбият гыйлеме бүлеге мөдире Миңлегали Нәдерголовны чарада катнашучылар онытылып тыңлады. Чөнки ул бөек якташыбызның курку белми иҗат итүе, Башкортстанга тыелган авторларның исемнәрен кайтарган кеше булуы турында әйтте.

Филология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе, Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклористика бүлеге мөдире Гөлнур Хөсәенованың “Әхнәф Харисовның башкорт фольклорын үстрүгә керткән өлеше” дигән темага ясаган чыгышы кызыклы булды.

Филология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе, Тарих, тел һәм әдәбият институтының тел гыйлеме бүлеге мөдире Гөлназ Ягафәрова  “Әхнәф Харисовның гыйльми мирасында тел гыйлеме мәсьәләләре” турында сөйләде.

БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Әхнәф Харисовның кызы, хезмәт ветераны, Зөлфирә Мамаева (Харисова) әтисе белән горурланып яшим, дигән фикерне әйтте.

Фикер алышуларда Әхнәф Харисовның бертуган энесенең кызы Рәфилә Шабетдинова “Туганлык кадере” турында сөйләде. Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ирина Ханова “Әхнәф Харисов – данлы якташыбыз” дигән темага чыгыш ясады.   Педагогик хезмәт ветераны Гөлчирә Мөкыймова “Әхнәф Харисов образын сәхнәдә сурәтләү” турында сөйләде.

Бу көнне районда балалар башкорт корылтаен сайлау мәсьәләсе дә күтәрелде. Балалар корылтае рәисе митеп Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Камил Җиһангиров сайланды.

Чараның икенче өлеше — “Рухият бәйрәме” район мәдәният сараенда дәвам итте. Ул "Урал батыр мәктәбе" проектын тормышка ашыру чикләрендә оештырылды. Шунысы әһәмиятле — бу чара быел муниципальара дәрәҗәдә үтте. Бөек шәхес Әхнәф Харисовның иҗатын өйрәнү йөзеннән тикшеренү эшләрен республиканың тугыз районыннан (Бүздәк, Тәтешле, Бакалы, Илеш, Кырмыскалы, Караидел, Аскын, Уфа, Балтач) 40 укучы үзләренең төрле жанрдагы эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим итте. 

"Харисов укулары-2024" фәнни-гамәли конференциясе Башкортстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Балтач районы муниципаль районы Хакимияте, Балтач районы мәгариф бүлеге, Бөтендөнья башкортлары Корылтае, Балтач районы башкортлары корылтае башкарма комитеты оештыруында үтте.

Бакалы районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Тәслия Галиуллина  “Иң яхшы дәрес” методик эшләнмәләр конкурсында катнашып Гран-при иясе булды.

"Харисов укулары-2024" муниципальра фәнни-гамәли конференциясе кысаларында "Иң яхшы башкорт дәресе" методик эшләнмәләр конкурсында Сәйтәк урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Рушания Солтанова 2нче урынны алды.

Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Фәүзетдинова “Профессор, филология фәннәре докторы Ә.И. Харисов тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен” номинациядә җиңүче булды.

Иске Тимкә урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Фидания Мәхмүтова “Яхшы башкорт теле дәресе” конкурсында өченче урынга чыкты. Бүздәк районы Каран урта мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Шәрәфуллина “Профессор, филология фәннәре докторы Ә. И. Харисовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен” номинациясендә җиңүче дип танылды. Шул ук районның Бүздәк 1нче урта мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Мостафина метордик эшләнмәләр конкурсында 3нче урынны алды.

Класстан тыш чараларга эшләнмәләр аерым бәһаланды. Сәйтәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рушания Солтанова, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Моратова  "Сыйныфтан тыш иң яхшы чара" методик эшләнмәләр конкурсында 2нче урынга лаек булды. Шул ук бәйгедә беренчелекне Иске Балтач 2нче урта мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Шәйхинурова яулады. Өченче урын Илеш районы Исәмәт урта мәктәбе укытучысы Лариса Сәхибгәрәевада, икенче урын - Тәтешле районы Югары Тәтешле урта мәктәбе укытучысы Эльвира Муллаяровада.

Укучылар да зур һәм җитди әзерлек белән килгән иде чарага. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Наилә Имаева, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучысы Азалия Сәрвәртдинова икенче урынны бүлештеләр. Тәтешле районыннан Ирина Нигамәтҗанова өченче урынга чыкты. Тучыбай урта мәктәбеннән Аиша Фатихҗанова Гран-при яулады. Беренчелек —  Штәнде урта мәктәбе укучысы Камил Рәхимовта. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары Юлия Пушкарская, Амалия Гайниәхмәтованың  эзләнүләр эше икенче урынга лаек булды.

Сочинениелар конкурсы да бик кызыклы. Укучылар бөек галимнең иҗаты өстендә уйланганнар, тирәнтен тикшернүләр алып барганнар. Кырмыскалы районыннан Александра Чирулинаның эше өченче урынга лаек булды. Бакалы районы укучысы Анжелина Разанова, Сәйтәк урта мәктәбе укучысы Илмаз Рәхмәтуллин икенче урынны бүлештеләр. Беренчелек Тучыбай урта мәктәбе укучысы Азалия Солтановада. “Нәфис публицистика” юнәлешендә сәйтәкле Гүзәл Дилмөхәмәтова — беренче, Тәтешле районыннан Ирина Нигамәтҗанова өченче урынга лаек булды.  

Шигырь укуда да сынатмады укучылар. Илеш районыннан Гүзәлия Хәтмуллина — өченче, Югары Карыштан Алина Баһаветдинова — беренче, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Элиза Фәйзханова, Караиделдән Зарина Шәрипколова — икенче, Аскыннан Искәндәр Зверев өченче урынны яулады. “Кобаер” юнәлешендә Көндәшле урта укучысы Миләүшә Шәрәфетдинова  беренче урынны яулады.

“Эссе” юнәлешендә эшләгән укучыларның күп булуы да сөенечле.

Илештән Әмирә Тянь — беренче, Югары Тәтешледән Азалия Арсланова — икенче һәм шул ук районнан Алсу Нигәмәтҗанова өченче урынга лаек булды.

Проект эшләре дә тәкъдим итте укучылар. Түбән Сикияздан Зарина Садртдинова “Әхнәф Харисовның башкорт әдәбиятенә калдырган мирасы”, Уфаның Октябрский районындагы 155нче санлы лицее укучысы Азалия Мирхәйдарованың “Әхнәф Харисов калдырган эзләр...” дигән эше өченче урын белән билгеләнде. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучысы Гүзәл Дилмөхәмәтованың “Галимнәр тудырган авыл” дигән эше беренче урынга лаек булды.

Рус телендә эссе иҗат иткән укучылар эше аерым бәһаланды. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучысы Зинира Гыймалтдинованың “Ни өчен фельетоннар әле дә актуаль?” дигән эше Гран-при яулады. Тучыбай мәктәбе укучысы Алсу Солтанованың рус телендә әзерләгән “Урок памяти “Жизнь и творчество А.И. Харисова” дигән эше беренче урынга лаек булды.

Җиңүчеләр чараны оештыручыларның Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Аерым эшләр төрле номинацияләрдә билгеләнде.

—Оптимизм заряды биргән бик фәһемле чара булды. Тормыш дәвам итә. Әтиемнең хезмәтләре өйрәнелә. Аның иҗаты яши. Рәхмәт барыгызга да! — диде Зөлфирә Әхнәф кызы чараның соңында.

Балтачта “Рухият бәйрәме” үтте
Балтачта “Рухият бәйрәме” үтте
Балтачта “Рухият бәйрәме” үтте
Балтачта “Рухият бәйрәме” үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: