Новости
22 апрель 2024, 03:41

Балтач районында бөек юлбашчыны искә алдылар

Түбән Сикияз авылында В.И. Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.  

Балтач районында бөек юлбашчыны искә алдыларБалтач районында бөек юлбашчыны искә алдылар
Балтач районында бөек юлбашчыны искә алдылар

Бүген, 22 апрель бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның туган көне. Иртә белән, 7: 00 сәгатьтә, Түбән Сикияз авылында В.И. Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Анда КПРФның район комитеты беренче секретаре Рифат Сафин, башлангыч партия оешмасы секретаре Фәдилә Сафина  һәм Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Фирдинант Арсланов катнашты.

Һәйкәл тирәсе ел әйләнәсенә тәртиптә, чиста тотыла. Узган елда бу тарихи һәйкәлнең постаменты ремонтланды, нигезе быел ныгытылачак.

Балтач районында бөек юлбашчыны искә алдылар
Балтач районында бөек юлбашчыны искә алдылар
Автор:
Читайте нас