Новости
21 апрель 2024, 01:05

Помидор уңышын күтәрәбез

Чиләкләп помидор алу өчен бакчачылардан дүрт киңәш. Үзегезгә саклагыз, кирәге чыгар.

Помидор уңышын күтәрәбезПомидор уңышын күтәрәбез
Помидор уңышын күтәрәбез


*Туфракка чыгарып утыртырга 2-3 көн кала үсентеләрнең аскы 2-3 яфрагын кисегез.
*Күчереп утыртканда чокырга бераз агач көле салу мөһим.
*Үсентеләр тиз уңыш бирсен өчен чәчәк атканда бор кислотасы белән коендырыгыз (10 литр суга 5 гр исәбеннән).
* Үсентеләрнең тиз һәм ныклы үсеше өчен йод катнашмасы сибегез. Моның өчен 3 литр суга 1 тамчы йод тамызыгыз. Шуны сипкәннән соң помидорлар эрерәк булыр.

Онытмагыз: йодның шулай ук помидорларны фитофторадан саклый торган үзенчәлеге дә бар. Моның өчен бары берничә тамчы йод һәм 250 гр сөт кирәк. Шуларны 1 литр су белән кушып болгатыгыз һәм помидорларга сибегез.

 

Буа кызлары ннан

Автор:
Читайте нас