Көнтүгеш. 20 апрель - "Балтач таңнары". Көнтүгештән Янтимер авылына урман аша йөри торган элекке юл буенда барлыкка килгән зур чокыр белән әле дә кызыксыналар.
Көнтүгештән ерак түгел, урманда былтыр убылган яңа чокыр бермәлне җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итеп калды. Чынлап та, зурлыгына һәм тирәнлегенә караганда, геологик һәлакәт дип кабул итәргә була иде аны. Убылганның беренче көннәрендә аның төбендә мәгарәнең бер өлеше дә күренә иде әле. Тора-бара, чокыр читләреннән грунт ишелеп төшеп, ул күмелде. Узган елда чокыр төбенә төшеп караучылар да булды.
Упкын 2023 еның җәй айларында барлыкка килгән иде. Борынгы заманнан ук биредә җир убылулар күзәтелгәч, якындагы авылга куркыныч янамый дигән фикергә килделәр.
Убылудан соң сигез-тугыз ай вакыт узды. Күпләрне чокырда су барлыкка килмәдеме икән, дигән сорау борчый. Бер белгеч тә, киләсе елда чокыр, мөгаен, күлгә әйләнер, дигән иде.
Нәкъ шул сорауга ачыклык кертү максаты белән “Балтач таңнары” хәбәрчесе упкын янына юнәлде.
Чокырдан 20-300 метр бирерәк Сөләймән күлендә су җәйрәп ята. Аның суы 1990 еллар ахыры - 2000 еллар башында бөтенләй юкка чыккан иде. Ә кайчандыр ул мул сулы булган һәм анда юкә каерысы батырып, мунчала өлгерткәннәр. Аны электән суга туендырган чишмә дә корыды соңгы елларда. Әлеге су да, кар сулары гына. Озак тормас, күл тагын да корыр...
Элктән бик тирән булгач, яңа упкн чокырында аз булса да су бардыр, дигән фикер туган иде. Ләкин юк шул. Чокыр төбендә әле кар ята. Кыш айларында тагын берничә агач упкынга ишелеп төшкән. Әле яңадан берничә агачны упкын менә-менә йотарга тора. Димәк, чокыр киңәйгән һәм киңәюен дәвам итә.
Биредәге чокырлар, гомумән, сусыз. Әйткәнемчә, чокыр ишелгәннең берене көннәрендә аның төбендә мәгарәсе дә бар иде. Мөгаен, шул куышлыклардан су үз юлы белән агып китәдер.
Бар ул Көнтүгеш тирәсендә сулы тирән чокырлар да. Тик алары “Кырык чокыр” дип аталган икенче кырда.

