Новости
19 апрель 2024, 05:09

Иманлы юл― нурлы юл

Мишәр авылында туып-үсеп, Иске Балтачта гомер кичергән  Әниф Галиәскаров гомер көзләренә кергәндә якыннарының хәстәрен, ихтирамын тоеп яши.

Иманлы юл―  нурлы юлИманлы юл―  нурлы юл
Иманлы юл― нурлы юл

Мишәр авылында туып-үсеп, Иске Балтачта гомер кичергән  Әниф Галиәскаров заманына күрә  укымышлы кеше була. Кайда гына эшләсә дә халык белән уртак тел тапкан,  үз эшен белгән, белемле, юмор хисле кеше буларак ул райондашлары хәтерендә урын алган.

    —Сигез бала үстек. Гаиләдә ун бала булганбыз, икесе бала чакта кызамык  авыруыннан үлгәннәр. Мин ― дүртенчесе. Өлкәннәре Муллаян, Әнгам,  Хафиз абыйларым фани дөньяда юклар инде, миннән соңгылары Флүрә, Флидә, Фәрдәт, Равил. Бала чаклар авыр вакытларга туры килсә дә, яфаланып үсмәдек, — дип сүзен башлады Әниф Галиәскаров.

Әтиләре  сугыштан гарипләнеп кайтса да, кул кушырып утырмый.  Озак еллар Илекәй авылында заготскотта  эшли, әниләре колхозда  көч сала. Әниләре Фәсәхәт Мөхәммәтҗан кызы, дини укытучы кызы  „Ана даны” медале белән бүләкләнә. Күп балалы ана булуы белән чиксез горурланып яши ул.

Әниф башлангыч белемне туган авылында ала. Ары таба  8нче сыйныфка кадәр Тутагачка йөреп укый. Иртәнге дүрттән авыл балалары җыелышып күрше авылга юл тоталар. Бала чак— шук чак, сөйләшеп, көлешеп барыла. Менә көзге яңгырлары, зәмһәррир салкыннары гына үзәкләрен өзә. Ул вакытта Муллый Мәгъзүмов мәктәп директоры була.

Югары сыйныфларда ул  район үзәгенә йөреп укый.

-Мин мәктәпкә турыга, беренчеләрдән булып сукмак  сала идем. Минем эздән Мишәр һәм Тутагач авыллары балалары  йөри. Шул сукмагым юлга әйләнә иде, —дип көлеп үткәннәрен  искә ала.

Мәктәптә тырышып укый, алдынгы укучылар сафында була. Әнисе ата-аналар җыелышларыннан  кайткач, улым, сине укытучылар мактады, дип кайтып керә.

Бала чагыннан баянда уйнарга өйрәнә.  Хафиз абыйсы хезмәт иткән җиреннән  баян алып кайта. Егетләр өйдә гармун уйнаганда: „Кеше көләр, барыгыз мунчада уйнагыз,”— дип әниләре малайларны өйдән куып чыгара. Чынлап та егетләр мунчада өздереп гармун уйнарга өйрәнәләр.

Әниф кече яшеннән физик яктан ныклы, теремек булып үсә. Чаңгыда оста йөри.  Чокал таудан чаңгы шуулар балачакның матур хатирәсе. Чаңгы ярышларында беренчелекне кулыннан ычкындырмый.  Җилдәй җитез егетләрнең чаңгылары еш  сына, ә алар сатуда юк. Кулыннан эш килгәннәр аптырып тормый. Әниф абыйлары белән бергә  чаңгыны  үзе ясый.

  • Ак элмә агачын сайлап алып кайтабыз. Ботаклысы булса чаңгы сына. Күпме көч юкка чыкмасын дисәң игътибарлап, карап алырга кирәк. Юнабыз, тигезлибез.  Аннан кайнар суда җебетәбез. Очын күтәртеп калыпларга куеп, мунчада киптерә идек, —ди ул. 

Бала чагы күңелле хатирәләргә чорналып, ишле гаиләдә күз ачып йомганчы узып китә. 105 яшьлек зур әнисен гармунда уйнап биеткәне, аның  „Әсса” дип шаяртып тыпырдатып китүләре, икенче урамнан чанага утыртып аны мунчага алып килүләре, әтисе ягыннан Мәликә зур әнисенең 20 ел дөм сукыр килеш өйләренең түрендә утырулары һәм  намаз укулары— барысы да хәтер сандыгында саклана. 

Хәрби хезмәт ул вакытта абруйлы. Хезмәттә булган ир-егеткә хөрмәт зурдан. Урта мәктәпне тәмамлагач Әниф тә  хәрби хезмәткә юллана.  Өч ел, 1958нче елдан  алып 1961нче елга кадәр,   ил алдындагы изге бурычын үти ул. Пенза өлкәсендә хезмәт итә. Белемле егетне тиз арада күреп, аңа язу  эшләрен ышанып тапшыралар. Барлык приказлар, боерыклар аның кулы аша уза. Шул вакытта аны партиягә алалар.

 Армиядән кайту белән Әниф Факаетдин улы Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация  факультетына укырга керә.

-Шул елда мин Казанга укырга кердем, сеңелем Флидә Бәләбәй педагогия училищесына укырга юлланды, Хафиз абыебыз районда беренче автоинспектор буларак эшли башлады. Әти-әниләребезнең ничек сөенгәннәрен күрсәгез, — ди ул.

Әниләре үзләреннән өзеп аңа акча салгач, сеңелем Флидәне карагыз, мин вагон бушатып  та акча эшлим, мин ир-ат бит, дип хат яза ул. Үзе укыса  да сеңелесенә хат эченә акчалар сала. Туган җанлылык түгелмени бу?

Югары  уку йортын тәмамлагач Кустанай өлкәсендә инженер-механик  булып хезмәт юлын башлый. Бер елдан соң  Иске Балтачка кайтып „Сельхозтехника” оешмасында механикалаштырылган отряд начальнигы булып эшен дәвам итә. Ул вакытта оешма начальнигы Николай Федотов була. Эш кояш чыкканнан  алып төнгә кадәр дәвам итә. Оешма кырмыска оясын хәтерләтә, иртә таңнан кем карьерга, кем ашлама алып кайтырга  путёвкалар ала. Басуларга ашламалар чыгару буенча оешма Русиядә, республикада беренче урыннар яулый.  Шул вакытта ук ул  кешеләр белән уртак тел таба белүе белән аерыла. 

Авыл хуҗалыгы  идарәлегендә  төзелеш буенча инженер булып эшләгәндә Мәдехәт Шәрифҗанов, РМСО да  өлкән механик- инженер вазифаларын башкарганда  Хәмәт Борхановлар җитәкчелегендә эшли.

 Янгын күзәтчелеге дәүләт инспекциясе  начальнигы  булып эшләгән еллары гомеренең  күпчелек өлешен тәшкил итә. Ул вакытларда  фермаларда  маллар күп, янгыннар чыгу очракларының күпчелеге терлекчелек объектларында теркәлә. Янгыннарда янып һәлак булучылар  саны әлеге белән чагыштырганда  аз була. Гаепле кешене табып  җәзасын бирә, янгыннарны профилактикалау буенча эш алып бара. Ул вакытларда янгын сүндерү машиналары булмый, атларга салынган мичкәләрдә су ташыйлар.  Ел дә бер авылда тревога ясап, укулар  оештыра. Насослар, мичкәләр  барлыгын, су алу өчен урыннар булуын, юклыгын  тикшерә.

 Бер кызыклы хатирәсен гәзит укучыларыбызга да  җиткерәсебез килә. Ялангач авылы рәисенә ГАЗ-51 автомашинасына янгын сүндерү өчен цистерна урнаштырырга  куша. Әмма рәис киреләнә. „Янгын чыга калса, нишләрсең?” —дип сорый  инспектор. „Борчылмагыз, без аны сүндерәбез, — ди ул. Әниф Факаетдин улы авылга рәис янына килә. Әмма рәис үз карашын үзгәртми. Инспектор рәис ягыннан чыга да, күрше бүлмәдәге хатын янына кереп,  „ФАП яна!” дип кычкыра. Шул вакытта теге хатын еларга тотына, 6-7 минут елаганнан соң гына, районга шалтырата ала.  „Чынлап та янгын чыга калса, сез нишләячәксез, һәр минуты, секунды кадерле бу очракта”,—  ди ул.  Шулай итеп Әниф Галиәскаров рәисне „укыта”.

Инспектор булып эшләгән дәвердә II һәм III  дәрәҗәдәге  „Яхшы хезмәте өчен” медальләре  белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны ул.

 Инспектор булып эшләгән елларында милиция бүлекчәсенең әлеге бинасы төзелә. Ул төзелеш эшләрендә дә катнаша. Ике туганы , төзелеш оешмасының генеральный директоры  булып эшләгән Касыйм Галиәскаров аша кирпечен дә хәстәрли, төзелеш материалларын да кайтарта.

Исмәгыйль Исламов, Мәдехәт Низамов, Владик Шакировлар белән бергә озак еллар эшлиләр. Владик Үлмәс улы  белән әле дә араларны өзмәгән алар. Ярдәмчел иптәшенә Әниф Галиәскаров чиксез рәхмәтле.   

Кирпеч заводы директоры, „Поиск” кече предприятиесендә директор урынбасары булып эшләргә дә туры килә аңа.

Әниф  Галиәскаров  аралашучан, юмор хисенә бай кеше. Утыз яшьлек юбилее көнендә дусты Әхвәс  Субушев белән авылдашларына бушлай кино күрсәтүләре дә гомеренең матур мизгеле  буларак исендә калган. „Халыкка тәүдә чакыру билетлары тараттык, кино ахырында авылдашларым дәррәү кул  чабып, мине туган көнем белән котладылар”, — ди ул.   

Әниф Факаетдин улы  „Почётлы донор” дигән  мактаулы исемгә дә лаек кеше. Үзәк район больницасының баш врачы  Валерий Якимов аны шәхсән үзе чакыртып ала.  „Елына икешәр тапкыр кан тапшыра идем,”—ди ул.  

 Гомерне юкка гына агым суга тиңләмиләр. Ул күз ачып йомганчы уза да китә. Гомер көзләренә кергәндә Әниф Факаетдин улының күзләре күрмәс була. Операция ясыйлар, ул уңышлы  килеп чыга. Бүген аның туганнары, якыннары моңа шатланып туя алмый.

-Әниф абыемның күзләре күрә башлавын   Аллаһының бүләге дип кабул итәбез. Әниф абый Мишәр авылындагы мәчетнең манара проектын үзе төзеп, үзе ясады.  Абыйларым итагатьле, акыллы булдылар. Кече яшьтән әти-әниләребез, урлашмагыз, кешене рәнҗетмәгез дип өйрәтте. Әниебез — мөгаллимәләр, әтиебез хокук саклаучылар затыннан булган. Без аларның юлын лаеклы дәвам итүчеләр. Абыйларым, энеләрем дә әниебезнең йөзенә кызыллык китермәде, —ди сеңелесе Флидә Галиева. 

Бүген Әниф Факаетдин улы өч кызы, биш оныгының уңышларына сөенеп яши. Укытучы булып көч салган тормыш иптәше Рәҗимә Таһир кызы да авылдашлар арасында хөрмәт яулаган кеше.

  Шушы көннәрдә Әниф Факаетдин улы 85 яшьлек юбилеен каршылады. Балалар, оныклар хөрмәтендә уза аның картлыгы. Гомер кичергәндә төрле хәлләр булса да, ул әле дә көләч,  күңеле көр, шук, кешеләрне һәм тормышны ярата.   

 Рифина ГАЛИЕВА.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас