Бала чагындагы хыялын тормыш корып балалар үстергәч тормышка ашыра ул. Күңел, йөрәк җылысын кушып, төрле курчаклар ясый. Аның коллекциясендә милли киемдәге курчаклар зур урын алып тора. “Сабыйлар милли бизәкләрнең асылын, мәгънәсен кече яшьтән аңлап, тоеп үссен”, ди оста. Глафира Шайхутдинованың шөгыле күпләрдә кызыксыну уята. Ул төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә катнаша, тәҗрибәсен уртаклаша.
Фотолар социаль челтәрләрдән