Бөре районара суды Мишкә районында яшәүче 64 яшьлек бер ирне кешене үтерүдә гаепләп, 2 айга сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлаган. Тикшерү версиясе буенча, 30 март кичендә ир белән хатын арасында низаг була. Ир-ат чүкеч тотып, хатын-кызның башына тугыз тапкырдан да ким булмаган күләмдә суккан. 12 апрельдә алган тән җәрәхәтләреннән зыян күрүче дәваханәнең реанимация бүлегендә вафат була.
Гаепләнүче һәм аның яклаучысы тикшерүченең сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлау турындагы үтенече белән ризалашалар. Карар әлегә законлы көченә кермәгән.