Коймак пешерү рецепты һәм сере.
1 литр сөт,
3 йомырка,
60 грамм сыер мае,
60 грамм шикәр комы,
тәменчә тоз,
10 грамм коры чүпрә,
400 грамм он кирәк.
Сөтне җылытасың, чүпрә, йомырка, шикәр комы, тоз, май салып болгатасың. Аннан әкрен-әкрен генә он салып, төерләре беткәнче болгатасың. 1 сәгатькә кабартырга калдырасың.
Әче коймакка ясалган камырны кабарганда болгатырга ярамый.
Аннан камырны кызган табага салып, ике ягы да кызарганчы пешерәсең.
Кабарып пешсен өчен камырны куерак ясарга,
тишекле-тишекле булсын өчен болгатмыйча, өстән генә алып салып барырга кирәк.
Коймаклы чәйләрегез тәмле булсын!