Биредә балаларга агымдагы программа буенча укуларын дәвам итү өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итәчәкләр, шулай ук мәдәни ял оештырачаклар һәм республиканың истәлекле урыннары белән таныштырачаклар.
Белгородта яшәүчеләрнең берсе Иван Пензев сүзләренчә, аңа Башкортстан бик ошаган һәм ул республиканы якыннанрак белү мөмкинлеген түземсезлек белән көтә.
“Башкортстан бик матур, әмма, әлбәттә, әлегә Белгород белән чагыштырганда, сездә салкын. Элек мин башкорт балы һәм сезнең милли ризыкларыгыз турында күп тапкырлар ишеттем. Иң мөһиме, без укуыбызны тыныч кына тәмамлый алачакбыз, чөнки Белгородта дәресләр вакытында без дистанцион рәвештә укыдык һәм ракета куркынычын яки пилотсыз очкычлар аркасында хәвефне игълан иткәндә без коридорга чыгарга һәм уку процессын туктатырга туры килә иде”, — дип уртаклашты Иван «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
Якташының фикерен Валерия Гавшина да куәтли, ул Башкортстан халкының кунакчыллыгына соклана.
“Без өйдән шактый озак вакытка киттек, әмма мин ышанам, барысы да яхшы килеп чыгачак һәм безгә сезнең дус һәм кайгыртучан җирегездә уку бик уңайлы булачак”, — дип саный ул.
Республика башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр иткәнчә, балалар республикада май ахырына яки июнь башына кадәр булачак.
“Башкортстан һәрвакыт игелекле һәм кунакчыл булган. Без үзебезнекеләрне беркайчан да ташламыйбыз һәм шул исәптән хәзерге вакытта бик авыр хәлдә булган чик буе территорияләрендәге балаларга ярдәм итәбез. Белгород өлкәсе җитәкчелеге белән килешү буенча без балаларның икенче зур төркемен дә кабул итә алабыз. Бездә уку процессының һәм ял итүнең өзлексезлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган”, — дип ассызыклады Забелин.
Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбердин Белгород өлкәсеннән килгән балаларга республика мәктәпләре беркетелгән, педагоглар билгеләнгән һәм актуаль расписание төзелгән дип сөйләде.
“Башкортстан әлеге вакытта шактый катлаулы хәлдә булган балаларга ярдәм кулы сузды, чөнки ел дәвамында алар Украина ягыннан утка тоту очраклары белән бәйле даими стресс аркасында нормаль укый алмадылар. Укучыларны укыту Белгород өлкәсендә булган расписаниегә ярашлы оештырылган. Безгә, нигездә, 7-9 сыйныф укучылары килде, 10 сыйныф укучылары да бар. Без аларга мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен зур теләк белән эшләячәкбез”, — дип ышандырды ведомство җитәкчесе.
Белгородтан килгән педагог Ирина Бородина, ул балаларны республикада озата бара, Башкортстанны үзенең икенче йорты дип атады.
"Без сезнең кунакчыллыгыгызны тойдык инде, гомумән, бүген бөтен илебез — бердәм гаилә кебек. Мин сезнең архитектура стиле һәм халыкның менталитетына сокланам, барысы да искиткеч. Балалар кызыклы маҗаралар көтеп килделәр. Әлбәттә, уку өчен борчылалар, ләкин хәзер алар сыйныфларын тыныч шартларда тәмамлый алачаклар, дәрес тулы 45 минут дәвам итә, укытучы алар белән монитор экраны аша аралашмый. Уку максималь бай, нәтиҗәле булачак. Без Республика Башлыгына һәм урындагы властьларга бик рәхмәтле - зур эш башкарылды. Чын күңелдән рәхмәт, без бу ярдәмне бәһалыйбыз", - дип сөйләде укытучы.
Хәтергә төшереп үтик, Башкортстан Белгородтан килгән балаларны кабул итәчәк дигән карарны өлкә губернаторы белән сөйләшүдән соң Радий Хәбиров кабул итте. Республика Башлыгы Хөкүмәткә балаларга лаеклы яшәү, туклану, уку процессын һәм, кирәк булганда, өстәмә белем бирүне тәэмин итәргә кушты. Башкортстан үзенекеләрне ярдәмсез калдырмый.
Башинформ