Новости
11 апрель 2024, 07:09

Май аенда мобилизациянең икенче дулкыны булачакмы?

Быел яз Русиядә булачак мобилизация турында имеш-мимешләр тарала.

Май аенда мобилизациянең икенче дулкыны булачакмы?Май аенда мобилизациянең икенче дулкыны булачакмы?
Май аенда мобилизациянең икенче дулкыны булачакмы?

Быел яз Русиядә булачак мобилизация турында имеш-мимешләр тарала, алар тыныч халык арасында борчылу тудыра, дип "Кызыл таң" гәзите хәбәр итә.

Хәрби корреспондент Владимир Романов хәбәр иткәнчә, быел май аенда Кремль, Русия Армиясе сафларын шактый ныгытып, хезмәткә яңа чакырылыш игълан итәргә ниятли.

Романов үзенең "Телеграм-канал"ында белдергәнчә, бу мобилизация нәтиҗәсендә ирешеләчәк хәрбиләр саны Украина кораллы көчләре өчен җимергеч булачак. Аның фикеренчә, Украина армиясе яңа җыелган солдатларның басымына түзә алмаячак һәм Мәскәү белән үзе өчен отышлы булмаган шартларда сөйләшүләргә барырга мәҗбүр булачак.

Әмма бу белдерү шунда ук Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов тарафыннан кире кагылды, ул киләсе айда бернинди дә мобилизация булмаячагына ышандырды.

Башка экспертлар да хәрби корреспондентның сүзләренә шик белән карый. Мәсәлән, журналист Александр Коц фикеренчә, шулкадәр күп солдатлар кыска вакыт эчендә хәрби хәрәкәтләргә әзерләнергә өлгермәячәк. Аның фикеренчә, укытылмаган һәм коралландырылмаган солдатлар Русия командованиесенең баш бәласе генә булачак. Шуңа күрә дә мобилизация көтелми, дип саный ул.

Автор:
Читайте нас