Новости
10 апрель 2024, 15:45

Киң күңелле, мәрхәмәтле әбекәй

85 яшьлек Зөбәйлә Зарипова  Ураза бәйрәме уңаеннан үзенең өе алдында өстәл куеп, балаларны, күршеләрен күчтәнәчләр белән сыйлый. Ул ел саен янәшәдәгеләрне шулай сөендерә икән.  

Киң күңелле, мәрхәмәтле әбекәйКиң күңелле, мәрхәмәтле әбекәй
Киң күңелле, мәрхәмәтле әбекәй

Әбҗәлил районы Аскар авылында яшәүче Зөбәйлә апа ел саен, Ураза бәйрәмендә, өе алдында өстәл куеп балаларны сыйлый икән.

- Хәзер балалар өй буйлап йөрми, ә урам буенда утыргач, теләгән һәр кеше күчтәнәчләремнән авыз итә, ди киң күңелле, мәрхәмәтле әбекәй.

Әбҗәлил районы гәзите хәбәр итүенчә, ул ел саен шулай кешеләрнең күңелен күрә икән. 

Автор:
Читайте нас