Новости
9 апрель 2024, 06:00

Стәрлетамакта "Яңа Мазай бабай" барлыкка килгән

Башкортстан төбәкләрендә   торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм башка объектлар су басудан зыян күрүе турында хәбәрләр ишетелеп тора. Стәрлетамак шәһәрендә дә кыен хәл килеп туган.  Су басу зонасында калган этләрне коткарган ир-атка “Яңа Мазай бабай” дигән кушамат такканнар

Стәрлетамакта "Яңа Мазай бабай" барлыкка килгәнСтәрлетамакта "Яңа Мазай бабай" барлыкка килгән
Стәрлетамакта "Яңа Мазай бабай" барлыкка килгән

 Стәрлетамак. 8 апрель - "Балтач таннары". Башкортстан елгаларында су күтәрелү дәвам итә. Торак пунктларны, бакчачылык ширкәтләрен су басу очраклары күзәтелә.  Ил масштабында караганда, катлаулы хәлдә калган торак пунктлар да бар.

Стәрлетамак шәһәре дә су басу зонасына карый. Шәһәрнең  Ашкадар арьягы районындагы бакча участокларын су баса башлаган. Биредә яңа “Мазай бабай” барлыкка килгән.  Миһербанлы ир-ат су басу зонасында кыен хәлдә каплган  этләрне коткарган.  Моңа кадәр биредә  дежур хезмәтләр   эт, мәче һәм тавыкларны  коткарган  булганнар  инде. Кызганычка каршы, куяннарны һәм  берничә йорттагы тавыклдарны  коткарып кала алмаганнар.

Автор:
Читайте нас