Новости
8 апрель 2024, 07:06

Орск шәһәрендә халыкны коткару эшләре дәвам итә

Оренбург өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматлар буенча, 10 168 торак йорт, 18 471 йорт яны участогы су астында калган. Орск шәһәрендә коткару эшләре бер минут та тукталып тормый. Су унике метрга кадәр күтәрелгән.

Орск шәһәрендә халыкны коткару эшләре дәвам итәОрск шәһәрендә халыкны коткару эшләре дәвам итә
Орск шәһәрендә халыкны коткару эшләре дәвам итә

Орск. 8 апрель - "Балтач таннары". Оренбург өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматлар буенча, 10 168 торак йорт, 18 471 йорт яны участогы су астында калган. Орск шәһәрендә коткару эшләре бер минут та тукталып тормый. Су унике метрга кадәр күтәрелгән.

Оренбург өлкәсендә Ирекле сусаклагычында дамба ерылып, Орск шәһәрен һәм башка торак пунктларын су басуы федераль  дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл буларак теркәлде.    Хәл катлаулануын дәвам итә. Су унике метрга кадәр күтәрелгән.  Орскига Урал елгасыннан су килү дәвам итә. Инде шәһәрнең яңа микрорайоннарында яшәүчеләрне дә  эвакуацияли башлаганнар.   

Хайваннар һәм җирле халык йортларның икенче катларында һәм түбәләрендә коткаручылар килгәнен көтә. Коткару эшләре бер минут та тукталып тормый.  Якшәмбе көнне биредә Россия Гадәттән тыш хәлләр министры, генерал-лейтенант Александр Куренков та булып киткән.   

Оренбург өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматлар буенча, 10 168 торак йорт, 18 471 йорт яны участогы су астында калган, дип хәбәр итә төбәк хакимияте. 6127 кеше эвакуацияләнгән. Дүрт кеше һәлак булган.

По матиериалам соцсетей.

Автор:
Читайте нас