Хирург һәм онкоуролог Марк Гадзиян кешенең кинәт үлеме турында күрсәтүче өч симптомны атаган. Бу хакта «Газета.Ru» да белгечнең Telegram-каналына сылтама белән хәбәр иткәннәр. Табиб сүзләренчә, коронавирусның бер нәтиҗәсе — тромблар барлыкка килү. Бу фактор мизгел эчендә үлемне китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук эксперт «күкрәктәге борчулы тойгы» кебек симптомны игътибарсыз калдырмаска куша. Мондый тойгы булган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Коронавирус нәтиҗәләре буларак шулай ук йөрәк һәм үпкәләр белән бәйле чирләр, иртәнге йөткерү һәм баш авыртулары булырга мөмкин. Бу симптомнар онкология үсешенә, аорта аневризмына күрсәтергә мөмкин.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
ВТ