Новости
8 апрель 2024, 12:00

Балтачта контейнер мәйданчыларында тәртип һаман аксый

Балтачлылар, аңлагыз, каты көнкүреш калдыклары категориясенә  карамаган  әйберләрне контейнерлардан бушату, яки мәйданчык яныннан төяп алып китү  калдыклар белән эш итүче Төбәк операторы бурычларына керми.Мәсәлән, төзелеш калдыкларын, үсемлекчелек яки терлекчелек калдыкларын контейнерларга һәм  мәйданчык янәшәсенә  ташлыйсыз икән, аларны төбәк операторы хезмәткәрләре махсус автомашинага төяп алып китми. Алар биредә тирә-юньне ямьсезләп ятачак. Ә әйләнә-тирә матур булуын барыбыз да яратабыз.  Сез көнкүреш  калдыкларын төяп алып киткән өчен генә акча түлисез

Балтачта контейнер мәйданчыларында тәртип һаман аксыйБалтачта контейнер мәйданчыларында тәртип һаман аксый
Балтачта контейнер мәйданчыларында тәртип һаман аксый

Иске Балтач. 8 апрель - "Балтач таннары". Балтачлылар, аңлагыз, каты көнкүреш калдыклары категориясенә  карамаган  әйберләрне контейнерлардан бушату, яки мәйданчык яныннан төяп алып китү  калдыклар белән эш итүче Төбәк операторы бурычларына керми. 

Физик затлар куллану процессында торак биналарда барлыкка килгән калдыклар, шулай ук   куллану процессында  үзенчәлекләрен югалткан товарлар каты көнкүреш калдыклары булып исәпләнә.

Болар исәбенә  азык-төлек,  калдыклары, пакет һәм әйбер төргәкләре,  башка пластик әйберләр,  иске кием-салым. аяк киемнәре, урам җыетштырудан тупланган калдыклар  

Зур габаритлы   каты   калдыклар исәбенә куллану үзенчәлеген  югалткан, иңе буе һәм биеклеге  0,5 метрдан арткан әйберләр керә. Алар, гадәттә, контейнерларга сыймый.

Безнең районда зур габаритлы каты калдыкларны  контейнер мәйданчыгы янында калдырырга рөхсәт ителә. Моның  өчен өстәмә түләү алынмый. Бу иске җиһазлары, электр приборлары, көнкүреш техникасв, торак биналарның агымдагы ремюнтыннан  калган  калдыклар (обойлар, идән япмалары. тәрәзә рамалары, ишекләр, сантехника) булырга мөмкин.

 Каты көнкүреш калдыклары категориясенә  карамаган  әйберләрне төяп алып китү  калдыклар белән эш итүче Төбәк операторы бурычларына керми. Мәсәлән, төзелеш калдыкларын, үсемлекчелек яки терлекчелек калдыкларын контейнерларга һәм янәшә мәйданчыкка  ташлыйсыз икән, аларны төбәк операторы хезмәткәрләре махсус автомашинага төяп алып китми.   Димәк, чүп-чар чыгару өчен түләгәндә, сез коммуналь калдыкларны чыгару өчен генә түлисез. Төзелеш яки үсемлек калдыкларын чыгару өчен кешеләр үзләре җаваплы. Мондый чүп-чар көнкүреш   эшчәнлегеннән тыш барлыкка килә.  

Үсенмлек сабаклары,  бакча куаклары калдыкларын, зинһар, контейнерларга салмагыз һәм аларны контейнер мәйданчыгы янына китереп өймәгез.   

 Ә зур габаритлы калдыкларга килгәндә,  монысы инде өй җиһазлары. Машинага төяү мөмкинлеге булсын өчен аларны сүтәргә  кирәк. Сүтелгән калдыкларда йөкчегә  зыян китеререлек  кадаклар һәм җәрәхәтли торган башка элементлар булырга  тиеш түгел. Үлгән йорт хайваннары  калдыкларын да контейнерларга ташлау  катгый тыела. Чөнки алар  куркыныч авырулар таралуына китерергә мөмкин.

  Сыегайтылган газ тутырылган баллон  калдыклары һәм тиз янып китүчән,  янгын куркынычы тудырырлык әйберләрне дә контейнерларга ташларга ярамый.   

 Шулай ук кирпеч вактыклары, такталар контейнерның ватылуына китерергә мөмкин

Тагын бер мөһим моментка тукталмый мөмкин түгел.  Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе  капкасы янында калдырылган машиналар еш кына махсус мәйданчыктагы контейнерларны бушату өчен махсус техникага комачаулый. Контейнер мәйданчыклары юлында машиналар калдырылмасын иде.   

Әлеге кагыйдәне бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе һәм   Башкортстан Республикасы административ хокук бозулар турында кодексының 6.1 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган.

Калдыклар белән эш итү “Экология” милли проектын гамәлгә ашыру чикләрендә тормышка ашырыла.

Балтачта контейнер мәйданчыларында тәртип һаман аксый
Балтачта контейнер мәйданчыларында тәртип һаман аксый
Автор:
Читайте нас