БР буенча Эчке эшләр министрлыгы ике сәер кешене тикшерә. Алар кешеләрнең тәненнән җен-пәриләрне куып чыгарыр өчен аларга ут төртә икән. Ирле-хатынлы парга ышансаң, сеанслар видеосында ишетелгән тавышлар – шайтан тавышлары. Бу хакта “SHOT” телеграмм-каналы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, видеода – үзен “ут анасы” һәм “ак сихерче” дип атаучы 25 яшьлек Карина Кочеткова һәм аның ире Никита. Бер ел чамасы элек алар клиентларына ут төртү процедурасын башкарыр өчен Октябрьскийда офис арендалаган.
Кочеткова сүзләренчә, ул инде 200дән артык кешене тәннәренә оялаган шайтаннардан арындырган. Ул кешеләрне Карина белән Никита төрле урыннарда – зиратларда, көнчел ахирәтләр очрашуларында табып алган. Шундый бер сәер сеанс өчен “ут анасы” 40 мең сум акча ала, ди.
Саклану чараларыннан – юеш тастымаллар гына. Клиентларга спирт коялар һәм ут төртәләр.
Интернетта таралган коточкыч видеоларга халык зарланган. Алар прокуратурага гариза язган, мәгълүматны полициягә тапшырганнар.