Новости
5 апрель 2024, 15:59

Кавышулар, аерылышулар саннар теле белән

Агымдагы елның 3 аенда Балтач районында күпме гаилә барлыкка килгән,күпме пар аерылышкан?

Кавышулар, аерылышулар саннар теле беләнКавышулар, аерылышулар саннар теле белән
Кавышулар, аерылышулар саннар теле белән

Кавышулар  булмас иде аерылышулар булмаса дип җырласалар да, гаилә таркалуы күңелле һәм кирәкле эш түгел инде. Бигрәк тә ир белән хатын аерылышканда балаларга авыр.

Быел 3 ай эчендә Балтач районында  23 гаилә таркалган. ЗАГС хезмәткәрләре әйтүенчә, апрель ае башлану белән аерылышырга теләк белдереп 5  кеше килгән.

Узган елда 11 гаилә таркалган булган.

  Яшьләр гаилә корырга ашыгып бармыйлар. Өч ай эчендә нибары  10 пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән булган. Узган елда 8 пар законлы никахка кергән булган.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас