Дәүләкән. 5 апрель - "Балтач таңнары". 5 апрель көнендә Башкортстан сулыкларында балыкчыларның суга бату очраклары теркәлде.
5 апрель иртәсендә, Дәүләкән шәһәрендә өлкән яшьтәге бер ир-ат кыен хәлдә калган. Дим елгасына балык тотарга килеп, ул суда бата язган. Бәхеткә, аны балыкчылар коткарган. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрдәге шәхси битендә Дәүләкән районы администрациясе башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов белдергән.
Сүз дә юк, җылы һава шартлары урнашу белән сулыкларда боз эри һәм үз структурасын үзгәртә башлый, ныклыгынюгалта. Аның ныклыгын төсе буенча билгеләргә мөмкин. Мәсәлән, иң нык һәм ышанычлы боз яшел яки зәңгәрсу төстә үтә күренмәле, сөтсыман ак төстәге боз тишекле-тишекле, таркалып торучан була. Гадәттә, язгы бозга ястык калынлыгы булса да ышанма, диләр
Дәүләкән. 5 апрель - "Балтач таңнары". 5 апрель көнендә Башкортстан сулыкларында балыкчыларның суга бату очраклары теркәлде.
5 апрель иртәсендә, Дәүләкән шәһәрендә өлкән яшьтәге бер ир-ат кыен хәлдә калган. Дим елгасына балык тотарга килеп, ул суда бата язган. Бәхеткә, аны балыкчылар коткарган. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрдәге шәхси битендә Дәүләкән районы администрациясе башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов белдергән.
Сүз дә юк, җылы һава шартлары урнашу белән сулыкларда боз эри һәм үз структурасын үзгәртә башлый, ныклыгынюгалта. Аның ныклыгын төсе буенча билгеләргә мөмкин. Мәсәлән, иң нык һәм ышанычлы боз яшел яки зәңгәрсу төстә үтә күренмәле, сөтсыман ак төстәге боз тишекле-тишекле, таркалып торучан була. Гадәттә, язгы бозга ястык калынлыгы булса да ышанма, диләр.
Кыен хәлдә калган өлкән яшьтәге балыкчы янында ярый башка балыкчылар да булган һәм алар ярдәмгә ашыккан. Коткару процессын видеога да төшереп алганнар. Кадрлардан күрененчә, суга батучы өшегән, хәлдән тайган. Ике балыкчы гына булдыра алмагч, алар янына өченчесе дә ярдәмгә килә. Суга баткан ирне ПВХ көймәгә салып, боз өстеннән сөйрәп алып чыгалар.
- Инде минем анда боз тишкеч һәм кыйммәтле мормышкалар белән сумка торып калды, дип бу ир кире боз өстенә кереп китмәгәе,- ди, тәвәккәл ирнең кылыгы акылга сыймаслык булуын игътибарга алып.
Күренеп тора, елга боздан ачыла башлаган. Боз булган урыннарда да күлләвекләр барлыкка килгән. Юк инде, үзенә артык ышанганнар, барыбер, тәвәккәллек итеп балык кармакларга маташа...
Бу көнне Кандракүлдә, Агыйдел елгасында, Татар Ямадысы авылы тирәсендәге сулыкта да балыкчыларның суга бату очраклары турында мессенджерларда хәбәрләр булды.
Кышкы балык тоту сезоны ябык. Боз өстенә керү тыела!