Бу вакыйгадан соң күп еллар узган, сулар аккан, ул вакыйганың күп шаһитлары якты дөньядан киткән. Тик төп герое Әминә апаның йөрәген әрнеткән, үзе сөйләп калдырган гыйбрәтле хәл генә һаман ак кәгазь битләренә күчә алмый, хәтердә сакланган.
Йөгерек Танып елгасы буенда җыйнак кына утырган авылдагы фронтовик Тимерхан белән Гомәр гаиләсе бик тату, аралашып көн итә. Икесе дә авылда дәрәҗәле кешеләр, гаиләлеләр. Тимерхан парторг, Гомәр авыл мәктәбендә директор. Ике гаиләдә дә өчәр бала үсә. Тимерханда өч малай, Гомәрдә өч кыз канат ныгыта. Гаилә дуслары мал асрап, йорт төзеп чыгып, дәверенә күрә хәлле генә тормыш көтә. Кичләрен бер-берсенә кич утырырга йөрешәләр, авылны күтәрү турында сөйләшәләр. Яңа мәктәп төзү, яшьләрне авылда калдыру планнары эшлиләр. Өлкән балалар мәктәпне тәмамлап югары уку йортына укырга керәләр. Уфадагы ике югары мәктәптә укыган Фиалка белән Рәҗәпнең дуслыгы мәхәббәткә үрелә. “Мин сине башкага бирмим. Укуны бетерү белән соратып киләм,”— ди Рәҗәп. Фиалка да каршы килми, елмаеп кына егеткә битараф түгеллеген белдерә. Тик... бәхетсезлек көтмәгәндә килә. Гомәр кинәт чирли, тамагына аш үтми башлый. Урыннарда эшләгән дуслары, туганнары ярдәмендә күп больницаларга йөри. Табиблар тикшерүләр үткәрәләр, бер төрле дә тайпылыш тапмыйлар. Ахырда хәле тәмәм мөшкелләнгәч мәкерле авыруның соңгы стадиясе дип кайтаралар. Озак тормый Гомәр. Яңа ел бәйрәме көнендә, гаиләсен - Әминәсен, балаларын, туганнарын кара кайгыга салып китеп бара...
Кышлар үтеп Гомәрсез язлар килә. Язны кояшлы җәйләр алыштыра. Рәҗәп тә Фиалкага карата элеккечә җылы мөнәсәбәтен күрсәтми. Сөйләшүләрдән читләшә, кызны очратканда ашыгыч эше барлыгына сылтанып үз юлыннан китә.
Печән мәле җитә. Гомәр белән Тимерханның печәнлеге Танып елгасының сул як яры буендагы тугайда янәшә генә. Бер көнне колхоз җитәкчелеге халыкның печәнен тезмәләргә салып бирә. Ике көннән халык печән җыярга күтәрелә. Әминә дә өч кызын ияртеп өч километр араны җәяүләп үтеп печәнлегенә килә. Килсә... Анда инде Тимерхан эшеннән бирелгән “бобик” машинасында килеп уллары белән печәнне җыеп бетереп килә. “Иии, рәхмәт яугыры Тимерхан, безнекен дә күбәләп куйгансыз икән. Рәхмәтләр яусын инде,”— дип кулындагы тырмаларын, азык салган сумкасын җиргә сала Әминә. “Нинди синең печәнеңне җыйыйм мин? Үз печәнемне җыйдым”, — ди Тимерхан эре генә. “Карт караманың бирге ягы өлешен дә күбәләгәнсез. Анысы безнеке дә инде, Тимерхан абый”,— ди Фиалка. Үзе хәзер Рәҗәп тә сүзгә кушылыр да, бу бәхәсле хәл чишелер дип өметләнә. Тик Рәҗәп җен алыштырган кебек, әтисенең артында гына йөри, кызга күтәрелеп тә карамый.
“Әтиең капут, печәнең дә капут, сеңелем,”— ди Тимерхан.
Бу сүзләрне ишеткәч, Әминәнең ныгытып бәйләргә сүткән яулыгын җил очырып печән күбәләре өстендә өерелдереп әйләндерә дә, күккә алып менеп китә... Әле кайгысы да уңалып җитмәгән хатын, өч кызын үзе янына җыеп, бер авыз сүз әйтәлми басып кала. Фиалка алга чыгып Рәҗәпкә болай ди:
—Әти исән чакта бер төрле сөйли идең. Ник бүген дәшмисең, безнең нинди начарлык тиде сезгә?
Рәҗәп, Фиалкага ике - өч метр ара якынаеп җавап бирә: “Миңа әтисез кыз кирәкми. Оныт мине!”
Бу сүзләрне Әминә дә, Фиалканың башка туганнары да ишетә. Фиалка җиргә ятып, камылны тырнап елый. “Ник, ни өчен? Әтинең үлеме кешене шул тикле үзгәртәме? Яшәмим! Таныпка ташланам!” “Сабыр ит, балам. Юкны сөйләмә. Мине, анаңны уйладыңмы, кызым? Ташланмыйсың Таныпка да, бәргәләнмисең дә. Җир йөзендә тормыш бетмәсә, сиңа язган яр табылыр. Менә дигән итеп яшәрсез. Бәхетле булырсыз. Аллаһы ташламаса, дуңгыз ашамас. Кайтыйк без, күктә болытлар да куера. Ява да башлар. Әйдәгез, балалар, әтисез яшәргә өйрәнербез. Атагызның рухын сөендереп, дөбердәтеп яшәрбез, печәнсез дә калмабыз. Әтиле, ирле кешеләрдән ким булмаган итеп дөньясын да көтәрбез!”