Башкортстанның төрле районнарыннан Бөре дәүләт педагогия институтына укырга килгән, гомум торакта яшәгән кызлар дус, тату иделәр. Тик озын буйлы, биюче Лилиянең бер сәер гадәте генә ахирәтләрне аптыратты. Шәһәр урамына паркка чыкканда да, кинога ашыкканда да, артына борылып, узып киткән кешеләрдән көлә. Каршысына фәрештә кебек кеше очраса да, аңардан нинди дә булса бер гаеп таба.
—Лилия, син ни өчен гел кешедән көләсең? — дип сорый курсташлары.
Кызның җавабы тагын да аптырата:
—Мин алардан көлмәсәм, барыбер алар миннән көләчәкләр... Лучше мин беренче көләм. Бу мескеннең ни буе, ни йөзе, ни төсе...
Тора-бара кызлар бу гадәткә күнәләр. Игътибар итми башлыйлар. Укуларын тәмамлап таралышалар. Еллар уза. Кызлар тормышланалар. Студентлар очрашуына Лилия ирен дә алып килә. Шунда бергә укыган кызлар аның ирен күреп ах итәләр. Үзе ямьсез, үзенең ни буе, ни йөзе, ни төсе бер бәндәгә тап булган икән Лилия!..